Accessibility links

Татарстан авыл хуҗалыгы музее нинди булыр?


"Музей бинасына керү урыны игенчеләр сарае кебек үк күп акча түгеп эшләтелгән, әмма эстетик яктан зәвыксыз булырга тиеш."
"Музей бинасына керү урыны игенчеләр сарае кебек үк күп акча түгеп эшләтелгән, әмма эстетик яктан зәвыксыз булырга тиеш."

Татарстанда авыл хуҗалыгы музее барлыкка киләчәк икән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа музейны оештыру белән шөгыльләнә дә башлаган.

Бик күркәм хәбәр. Музейда, гадәттә, бүген кулланылмый, хәзерге заманда танышып, күреп булмый торган әйберләр саклана. Мамонтлар бүген юк, музейда сөякләре бар. Халык биш йөз ел элек нинди савыттан ашаган – анысы да музейда. Билгеле җырчы, композиторның тормышы белән танышасы килсә, тагы музейга барасы. Музей барлыкка килгәч, безнең авыл хуҗалыгы да тарихта гына калды дип аңларга кирәктер.

Кызганыч, музейны авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре оештыра. Авыл хуҗалыгы белгечләре оештырган музей семинарлар вакытында оештырылган күргәзмәне хәтерләтер дигән шик бар. Шушы өлкәдәге белгечләргә - музей хезмәткәрләренә тапшырырга кирәк тә, нишлисең, безнең белгечләр үзләрен бар өлкәдә дә белгеч дип саный.

Әмма күңелсезләнергә урын юк - авыл хуҗалыгы музее дигән сүз үк фантазиягә киңлекләр ача. Минемчә, бу музей безнең авыл хуҗалыгының бөтен күренешләрен үз эченә алырга тиеш. Булачак музейны күзаллап карыйсы килә. Иң башта ул музейда 5 миллион экспонат бар дип игълан ителергә тиеш. Чынлыкта ул экспонатларның яртысы да булмаячак, билгеле, әмма бу авыл хуҗалыгында чәчәк аткан арттырып язу-припискаларга ишарә булыр иде. Биш миллион тонна ашлыкка ышанып яшибез бит әле, нигә биш миллион экспонатка ышанмаска? Бар! Менә, кәгазьләрдә бар диелгән! Биш миллион экспонатны булдыру өчен фәләнчә йөз миллион сум алынган һәм үзләштерелгән!

Бинасына керү урыны игенчеләр сарае һәм авыл хуҗалыгындагы җитәкчеләрнең йортлары кебек үк күп акча түгеп эшләтелгән, әмма эстетик яктан зәвыксыз булырга тиеш. Тышкы яктан шулай, әмма эченә үткәч, бинаның түбәсеннән су тамып утырган тәрәзәсез гади бер ферма икәнен аңлыйсың. Билгеле, иң зур урынны инвесторлар экспонатлары бизәргә тиеш. Мәсәлән, “Вамин” залы. “Вамин залына” кергәндә, музейга түләнгән акча гына җитми, аерым түләп керәсе. Залда кесә караклары эшли, шуңа күрә акчаң югалса, үпкәлисе түгел. Залдагы төп экспонтлар – “Вамин”ның райондагы агрофирмаларының элмә такталары – шуннан башка әйбере калмады бит инде. Идән уртасында тишек, егылып төшеп муеныңны сындырсаң, үпкәлисе түгел. “Вамин” хуҗасының йорты төшерелгән магнит сатып алырга теләсәң, ысланган сырын кушып саталар. “Вамин залын” ремонтларга ел саен акча бирелеп барыла, әмма алар каядыр китеп югала.

Авылга шул инвестор дип аталган, чынлыкта бернинди дә инвестор булмаган, бары тик дәүләт акчасын үзләштерүче түрәләр һәм аларның якыннары тарафыннан оештырылган сәер оешмалар Татарстан авылларының тамырына балта чапты, кешеләрне эшсез, табышсыз калдырды. Шул рәвешчә авылдан яшьләрне китәргә мәҗбүр иттеләр. Аннары баласыз калган авылларда мәктәпләр салдылар. Аннары, биналары барыбер буш тора дип, аларына хуҗалар табылды. Монысы да авыл хуҗалыгының казанышларының берсе. Шуңа да “Вамин” залы ишеге төбендә авылдан китүче яшьләр сурәтләнергә тиеш. Макет шундый – гаскәр кеби егет-кыз авылдан китеп баралар.

Алга таба чит илдән сатып алынган терлекләр күргәзмәсе. Миллиардлаган суммаларга Австралия-Канадалардан ташылган малларны ничек сурәтләргә? Бәлки бу күргәзмәдә өстәл артында Канададан кайтарылган нәселле малдан пешерелгән шулпа ашап утыручы җитәкчеләрне сурәтләргәдер? Янәшәдә үләт базы күренеше: анысында Татарстан салкыныннан катып үлгән көяз Австралия сыерлары. Шунда ук “Татплодоовощпром”ның кар өстендә катып яткан кәбестә басулары. 3D форматында фильм: экраннан күзлек киеп карыйсы. Кәбестәләрен җыя алмый катырса да, “Татплодовощпром” җитәкчесе Раил Зыятдинов үзен бик нык заманча кеше итеп сурәтләргә ярата бит.

Бу музейда, һичшиксез, Тукай залы булырга тиеш. Бу залның атамасы авыл хуҗалыгы җитәкчеләренең өлкәгә иҗади якын килүләрен күрсәтер иде. Иң мөһиме – музейга төрле төбәкләрдән килгән татарлар Татарстандагы иң зур дуңгыз фермалары Тукай районындагы “Камский Бекон”ныкы икәнен белергә тиеш. Залда төрле токымдагы дуңгызлар күргәзмәсе, бәләкәй генә зоопарк – теләгәннәр тере дуңгыз кочаклап фотога төшә, “Камский бекон”ның салоларын авыз итеп карый ала. Дуңгыз зоопаркының иң күренекле урында “Камский Бекон”ны шундый дәрәҗәгә күтәргән татар егетләре – Илдар, Фәннүр, Равилләрнең фотолары. Туристлар бу музейга килгәнче Болгарны, дөньядагы иң зур Коръәнне күргән булса, тагын да әйбәтрәк. Гид аларга шушы Коръәннең “Камский Бекон” хуҗасы Илдар Галәветдинов акчасына эшләнгәнен сөйләп бирә. Ислам күзлегеннән караганда ике зур хәрамнең – банк эшчәнлеге, ягъни рибачылык һәм дуңгыз үстереп сатып табылган акчаларның - изге эшкә тотылганын Тукай районы халкы гына түгел, бөтен дөнья белергә тиеш.

Татарстандагы иң кыйбатлы һәм мәйданы буенча зур министрлык бинасында республикадагы авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын җитештерүче фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары берлегенә бүлмәләр табылмаган иде. Подвалдагы бер бүлмәне тәкъдим иткәч, берлек җитәкчесе Камияр Байтимеров: “Без бит Пугачев түгел” дип бу “дәрәҗәдән” баш тартты. Димәк, музейда да фермерларга урын булмаска тиеш. Гомумән, гидлар алар хакында телгә дә алмаска тиеш, ул хакта сорау бирүчеләрне ишетмәмешкә салышырга була. Музейга килгән туристлар авыл хуҗалыгындагы төп каһарманнар инвесторлар һәм түрәләр генә икәнен белеп китәргә тиеш.

Музейда булырга тиешле әйберләр бик күп. Авыл хуҗалыгына ярдәм төрле яктан күрсәтелә бит. Ташламалы кредит дигән булып банкларга акча күчерә дәүләт, ташламалы ягулык дигән булып нефть кампанияләрен баета. Нәселле терлек үрчетәбез дигән булып мөгезле эре терлекне “голштино-фризлаштыру” сәясәте үткәрелде, чит ил фермерларын һәм фармацевтларын баеттылар, үзебездәге “Холмогор”, “Кострома” токымнарны корытып бетерделәр. Җирне сөрмичә генә чәчәбез дигән булып безнең якка туры килмәгән технологияне кертеп, җирне пестицидлар-гербицидлар белән агулап бетерделәр. Гомер бакый җирне сукалап чәчсәләр, хәзер җир өстенә генә сибеп чыгалар да орлыкларны, җирдә дым булмаганны күккә сылтап калдыралар. Корылык гаепле! Алексеевски районындагы бер агрономның ачаргаланып язган юлларын да ишеткән бар:

Сука булган агач:
Бабайлар ашаган калач.
Хәзер сука тимер:
Мә, фәләнемне кимер.

“Сөрмичә чәчү”гә кагылышлы стендка экспонатлар куймасаң да була, шушы шигырь җитеп ашкан.

“Игенчеләр сарае” бинасының фасадын тук башаклы көлтәләр дә, көлеп торган көнбагыш та түгел, корыган агач бизи. Татар юрап китерә дигән кебек, шушы корыган агачлы бинага күчкәннән бирле китте Татарстанда корылык. Шуңа да музейга илтә торган юл корыган агач янында билет алудан башланырга тиеш. Ә гидлар... Гидлар җитәрлек! Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче түрәләрнең чыгышлары берсеннән-берсе матур, иҗади яктан якын килеп, сүзнең тәмен белеп сөйлиләр. Вәгазь укыйлар дип белерсең: хәйләкәр елмайган күзләре генә сүзләренең ихлас булуына шик тудыра.

Болары уены-чыны белән булды. Ә чын күңелдән әйткәндә, авыл хуҗалыгын бер дә музейда гына калдырасы килми. Хәер... Бәлки, музейда гына булса да калсын авыл хуҗалыгы?

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG