Accessibility links

Казанның “Бик Тәмле!” дигән туристик туры Русия күләмендә гран-прига лаек булды


Татар милли ризыклары
Татар милли ризыклары

Турда катнашучылар татар милли ризыклары – кыстыбый, татлы, талкыш каләвәсен әзерләргә өйрәнәчәк.

Сарытауда узган "Ел маршруты" дип аталган Бөтенрусия туристик премиясенең “Иң яхшы гастрономик маршрут” номинациясендә Казаннын “Бик Тәмле!” дигән туристик туры гран-прига лаек булды.

Татарстанда уйлап табылган бу тур ике көнгә исәпләнгән. Шул вакыт эчендә турда катнашучылар татар милли ризыклары – кыстыбый, ширбәт, талкыш каләвәсен әзерләргә өйрәнәчәк.

Тур кысаларында шулай ук сәфәр кылучылар автобус белән авылга барып, татар кешесенең өенә экскурсия дә ясыйлар.

“Ел маршруты” бәйгесендә Русиянең 70 төбәгеннән 409 проект катнашты. 121 проект финалга чыкты, шулар арасында Татарстаннан дүрт проекты призлы урыннар алды.

XS
SM
MD
LG