Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда татар милли ризыклары айлыгы ачылды


Татар ашлары
Татар ашлары

Петербурда Татар ашлары көннәре башланды. Чараның максаты – татар милли ризыклары һәм аларны хәзерләү ысуллары белән таныштыру.

Ачылыш тантанасында Петербурның күренекле татарлары, шәһәр һәм
өлкәнең җәмәгать оешмалары катнашты. Кунаклар арасында гади кешеләр дә бар иде – алар яңа ашлар, ризыклар татып карарга, аларның ничек хәзерләнгәнен күрергә килгәннәр.

Петербур рестораторлары президенты Леонид Грабар үзенең чыгышында: “Минем татар күршеләрем бар иде, алар хәзерләгән гөбәдиянең тәмен бик яхшы хәтерлим”, диеп билгеләп үтте.

Аш-су остасы Мәдинә Вәлиуллина татар милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класс уздырды. Мәдинә ханым милли ашлар рецептларын яшь вакыттан ук кадерләп саклый. Ул белемнәр буыннан-буынга күчеп килә. Аш-суга осталыгы аңа әнисе һәм каенанасыннан килгән. Алар өйрәткән рецептларны Мәдинә ханым бераз үзгәртеп, заманча төс бирә. “Татар ашлары тәмле булулары белән генә түгел, тышкы матурлыгы белән дә аерылып тора”, - дип билгеләп үтә Мәдинә Вәлиуллина.

Петербурда татар ашлары көннәре кысаларында узган күргәзмәдә
Мәдинә Вәлиуллина әзерләгән 20дән артык төр ризык тәкъдим ителде.
Кунаклар бәрән итеннән шулпа, өчпочмак, бәлеш, гөбәдия, чәкчәктән авыз итеп, татар милли ашлары белән танышты. Алга таба бу һәм башка ризыклар “Мариус” ресторанының төп менюсында, “Татар ашлары” дип аталган өстәмә биттә урын алачак.

Татар ашлары көннәре Татарстанның Петербурда һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге ярдәме белән оештырыла. “Питер буйлары” татар-башкорт милли-мәдәни үзәге дә “Мариус” ресторанына бу чараны оештырырга ярдәм иткән.

XS
SM
MD
LG