Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта урам җыены

​21 ноябрь Киевта Украина президенты администрациясенә каршы йөзләгән кеше чыгып чик буендагы Чаплынкада блокадада торучыларны көч кулланып таратуга ризасызлык белдерде. Алар арасында Кырымтатар мәҗлесе вәкилләре, татар һәм украин активистлары бар иде. Чик буенда Кырымга ут бирүче баганалар шартлатылды. Блокадада торучылар аларның төзәтелүенә каршы. Кырымның 80% ут белән Украинадан тәэмин ителә. ​Чик буендагы активистлар Украинаны Кырымны ашатуны һәм электр белән тәэмин итүне туктатырга чакыра.

XS
SM
MD
LG