Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда авыр йөк машиналары йөртүчеләрнең зур протест чарасы уза


Авыр йөк машиналарыннан юлда йөргән өчен өстәмә акча җыюга протест белдерүче
Авыр йөк машиналарыннан юлда йөргән өчен өстәмә акча җыюга протест белдерүче

Дагыстанда зур йөк машиналары йөртүчеләрнең киңкүләмле протест чарасы уза. "Новая газета" хәбәр итүенчә, йөзләрчә йөк машинасы юл буенда дистәләрчә чакрымга тезелеп баскан. Манас, Хасавюрт, Кизляр, Каякент шәһәрләрендә мондый протест чаралары инде бер атна буе дәвам итә.

Түләләр протест белдерүчеләр белән сөйләшергә теләми, телевидение бу хәлне яктыртмый. Эш ташлаган машина йөртүчеләр протест белдерергә Мәскәүгә бару белән яный.

Авыр йөк машиналарын йөртүчеләр шәһәр идарәсенә, транспорт министрлыгына, Росавтодорга барып карауларын, әмма анда "бусага аша да" кертелмәүләрен әйтә. Телевидениегә шалтыратып караганнар, әмма журналистлар урынына ОМОН машиналары җибәрелгән.

Чыгыш ясау өчен әзерләнгән урын янына 200ләп кеше җыелган. Теләгән кешеләр вакыт-вакыт шул урынга менеп чыгыш ясый, һәм "бирешмәскә, үз таләпләрендә калырга" чакыра.

Биш көн дәвам иткән протест чарасында катнашучылар машинада йоклый, шунда үзләренә ашарга пешерә, ә көндезләрен протест белдерүгә кушылучы яңа коллегаларын каршылый.

Авыр йөк машиналарыннан юлда йөргән өчен өстәмә акча җыюга протест чаралары Русиянең башка урыннарында да, шул исәптән Башкортстанда да уза.

XS
SM
MD
LG