Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Коръән белән Инҗилдә экстремизм эзләүне тыйды


Дүрт диннең изге китапларында язылганнарны экстремистик дип атауны тыю канунын президент Владимир Путин имзалады.

Русиядә традицион диннәрнең изге китапларын (Коръән, Инҗил, Танах, Ганджур) һәм андагы язуларны экстремистик дип табуны тыю канунын президент Путин имзалады. Канунның тиз әзерләнеп кабул ителүе мөселманнарда шик уятты. Соңгы елларда китаплары экстремист исемлегенә керүдән инде гарык булган мөселманнар моны, беренче чиратта, Русия президентының Сүриядәге хәрби һөҗүмнәре өчен мөселманнар алдында үз-үзен аклавы дип саный.

Элмир Кулиевның Коръәннең урыс теленә тәрҗемәсен тыю турындагы карарны мәхкәмәгә шикаять иткәннәрнең берсе адвокат Равил Тугушев Азатлыкка, әлеге канун өлгесе яхшы һәм кирәкле, әмма, кызганычка, җитәрлек түгел, диде. Канун өлгесенә хәдисләр җыентыгы кертелмәгән.

XS
SM
MD
LG