Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт белән Совет арасында. 1917 елның язы – җыен артыннан җыен


Русия Дәүләт Думасында бер төркем мөселман депутат
Русия Дәүләт Думасында бер төркем мөселман депутат

Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" әсәреннән өзекләр.

Русия халкының Вакытлы хөкүмәттән озакка сузылган сугышны туктату юнәлешендә “тылсымлы” чара күрүен көтеп тә нәтиҗәсе чыкмавы, икенче яктан, инкыйлабчы төркемнәренең бу режимны җимерергә теләүләре киеренкелек тулы иҗтимагый, икътисади һәм сәяси торышны тагын да кискенләштерә төшә. “Мөселманнар” дигән уртак исем белән аталган Русия төрекләре дә бу шартлардан файдаланып, башка сәяси һәм этник төркемнәр кебек үк, үз проблемаларын хәл итү юлларын эзләүгә керешәләр. Әгәр Садри Максуди шикелле сәяси тәҗрибә ияләре “Русия мөселманнарының һәммәсен дә колачлардай сәяси хәл итү чарасын табарбыз” дигән өмет белән хакимият һәм парламент белән килешергә мөмкинлекләр эзләсә, бер төркем активистлар үзләрен борчыган мәсьәләләрне үзәккә белдерү максаты белән аерым төбәкләрдә сәяси җыелышлар оештыра. 1917 елның апреле мондый җыеннарга иң бай булган дисәк, әлләни ялгышмабыз. Билгеле, бөтен бу мәҗлесләрнең үткәрелү даталарын, урыннарын һәм үзенчәлекләрен белү мөмкин түгел, шулай да без аларны төбәкләр буенча аерып, иң мөһимнәрен күрсәтергә тырышырбыз.

Кырым. Кырымда сәяси эчтәлектәге чыгышлар 17 (30) мартта башлана. Шул көнне Симферопольдә (Акмәчет) халык мәчет бинасы алдында җыелып халык асылда социалистлар символы булган кызыл байраклар, “азатлык, тигезлек, туганлык һәм гаделлек” кебек лозунглар язылган транспарантлар күтәреп чыга. Шуннан соң 25 мартта (7 апрель) Акмәчет шәһәренең “Баян” исемле залында Кырымның төрле төбәкләреннән килгән купсанлы делегатлар берничә таләпне үз эченә алган карар кабул итәләр.

Бу карар нигезендә Ногман (Нуман) Чәләби Җиһан Таврида (Кырым) мөфтие, Җәгъфәр (Җафәр) Сәйдахмәд (Кырымәр) Вакыф Комиссиясе рәисе итеп сайланалар һәм 45 кешедән торган Башкарма комитеты билгеләнә. Карар һәм сайлаулар турындагы телеграмма Петроградка җибәрелә.

25 апрельдә (8 май) Кырым татарлары кабат җыелышалар. Бу юлы максат Украина Радасының Кырымны да кушып бәйсез Украина дәүләте төзү планнарына карата позицияне билгеләү була. Нәтиҗәдә Кырым автономиясе мәсьәләсен карау кирәклеге кабул ителгән карар белән беркетелә.

Кавказ. Бу төбәк мөселманнарының иң зур җыелышы 16(29) апрелендә Бакуда үткәрелә. Анда 300гә якын делегат катнаша, җыелышның рәисе Галимәрдан Тупчыбашы була. Корылтай нигездә төркчеләр, исламчылар һәм социалистларның үзара көрәш мәйданына әйләнә. Әгәр төркчеләр Русиянең киләчәк идарә рәвешен федератив принципларга нигезләнгән дәүләт дип күрсәләр, калган ике төркем унитар системаны калдырып, хөкүмәттән мөселманнар өчен бары кайбер хокуклар таләп итүгә өстенлек бирәләр. Озак кына бәхәсләшкәннән соң күпчелек делегатлар Русиядә федератив дәүләт системасы урнаштырылырга тиеш дигән фикергә киләләр һәм бу хакта карар да кабул итәләр.

Дала һәм Төркестан өлкәләре. 1917 елның 1(14) апрелендә Оренбургта Алихан Бүкәйханов җитәкчелегендә I Казакъ корылтае җыела. Ләкин бу җыенга бөтен төбәкләрдән казакъ вәкилләре килә алмаганлыклары сәбәпле 18 апрельдә (1 майда) Верныйда (Алмааты) көнчыгыш казакълары өчен Җайнаков рәислек иткән тагын бер корылтай оештырыла. Мәҗлесләр шулай ук Зайсанда һәм Уральскида үткәрелә. Боларның барысының да соңга таба казакълар өчен тупраклы (территориаль) мохтарият таләп итәчәк "Алаш Урда" хәрәкәте оешуга җирлек әзерләгәне билгеле.

Әйтергә кирәк, Төркестан губернасында иң әһәмиятле корылтайны “форсатны ганимәт” дип белгән Вакытлы хөкүмәт җыя. Төркестан зыялылары "Шураи ислам" җәмгыяте оештыралар, икенче яктан, мулла Шир Али Лапин җитәкчелегендәге консерваторлар башка бер төркемгә тупланалар. Ике оешма үзара килешә алмыйлар. Әлеге шартларда Вакытлы хөкүмәт ике төркемнең дә вәкилләре һәм руслар (барлыгы 450 кеше) катнашында корылтай үткәрә (Ташкент, 16-23 апрель(29 апрель-6 май). Андагы делегатларның 93 процентын руслар тәшкил итә. Җыендагылар Русиянең киләчәктәге идарә системасы турында уртак фикергә килмәсәләр дә, бераз соңрак "Милли мәркәз" "исеме белән искә алыначак "Мөселман мәркәзи Шурасы" төзиләр.

Идел-Урал. Әлбәттә, һәртөрле сәяси җыелыш һәм корылтайларның иң күбе шушы регионда үткәрелә. Гәрчә татарлар Казан халкының бары 20 процент чамасын гына тәшкил итсәләр дә, биредә корылтайлар бик еш җыела. Шулай да, Казандагы татарлар сәяси мәсләк җәһәтеннән бер-берсеннән шактый аерылып тора.

Казан "Мөселман комитеты" (соңра таба "Казан Мөселман Шурасы" дип исемләнәчәк) җитәкчесе итеп ул елларда актив журналистлык эшчәнлеге алып барган адвокат Фуат Туктаров сайлана. Ләкин мөселман социалистлары (булачак коммунистлар) Мулланур Вахитов, Шаһид Әхмәдиев һ.б. яки Туктаровны Мәскәүдән килгәне өчен "чит-ят" дип санаган, аңа өстән генә караган кешеләр комитет эшенә комачау итәләр, бу исә милли хәкәрәткә зыян китерә. Тик Фуад Туктаров болардан куркып тормый, хәтта бер вазифасы өстенә тагын берсен үзенә йөкли: Казан шәһәр управасында мөселман фракциясе рәисе була. Бераздан ул Габдулла Баттал белән бергә "Корылтай" газетасын да чыгарачак иде әле. Нәкъ менә Туктаров һәм аның иптәшләре әйдәләве белән 9(22) апрельдә Казанда мөһим җыелыш үткәрелә.

Бу җыелыш узган көннәрдә татар-башкортларның мөһим мәдәни үзәкләреннән саналган Уфада да әһәмиятле җыенга әзерләнәләр. Аны оештыручы Дәүләт Думасы депутаты, Вакытлы хөкүмәт тарафыннан Уфага комиссар итеп билгеләнгән Бөнъямин Әхтәмов була. I Уфа мөселманнары корылтае 1917 елның 13-17(17-20) апрелендә үткәрелә. Анда "Мөселманнар арасында гражданлык фикере тарату оешмасы" төзелә. Аның төп максаты гыйльми буларак билгеләнә: мөселманнарны сәяси тормышка әзерләү.

Б.Әхтәмов бу максатка ирешү юлында Уфадагы Мөселман Рухани Идарәсеннән (Мәхкәмәи Шәргыя) ярдәм итүләрен үтенә. Үтенеч "Кояш", "Йолдыз" (Казан), "Тормыш" (Уфа), "Вакыт" (Оренбург) һәм "Ил" (Мәскәү) кебек ул чорның алдынгы газеталарында басылып та чыга. Әхтәмовның корылтайда нотык сөйләгәндә Вакытлы хөкүмәтнең "яңа яуланган хөрриятне яклау өчен сугышны дәвам иттерү кирәк" дигән сүзләре делегатларның күпчелегендә яклау тапмый.

Корылтайга сулларның вәкилләре буларак катнашкан танылган язучылар Галимҗан Ибраһимов белән Фатих Сәйфи-Казанлы җир мәсьәләсен күтәреп чыгалар. Корылтайның нәтиҗәләре сул карашлы төркемнәрне канәгатьләндермәсә дә, Уфада үткәрелгән тәүге мөһим мөселман җыелышы буларак тарихка кереп кала. Шулай ук, Уфада 18-19 (1-2 май) апрельдә Мөгаллимнәр корылтае җыела, ләкин аның сәяси тәэсире сизелерлек дәрәҗәдә зур булмый.

Хәер, татар хатын-кызлары үзләре дә кул кушырып утырмыйлар. Русия тарихындагы Беренче мөселман хатын-кызлары корылтае якынча 300 делегат катнашында 24 апрельдә (8май) Казанда туплана. Корылтайга Петербургта медицина буенча белем алган Сара Әхмәрова рәислек итә һәм бу эшендә зур уңышка ирешә. Рус матбугатында да аны мактап язган мәкаләләр күренә.

Казанда оештырылган тагын бер мөһим җыен – I Бөтенрусия мөселман мөгаллимнәре корылтае (20 апрель (3май) - 27 апрель(10май). Аның делегатлары укытучы халкын борчыган проблемалар буенча фикер алыша. Үзләре өстенә җәмгыятьне, аеруча яшьләрне дөрес юнәлешкә кертү бурычын йөкләгән мөгаллимнәр җәдитчелек, ислахчылык хәрәкәте алдынгылары була. Корылтайның эше тәмамлангач, Мәркәз комитет сайлана, аның җитәкчесе итеп танылган тарихчы Газиз Гобәйдуллин, сәркәтибе буларак Нургали Надиев билгеләнәләр.

Казанда тагын бер игьтибарга лаеклы җыен – Мөселман Хәрби Шурасы корылтае. Февраль революциясеннән соң сул карашлы инкыйлабчылар, әйтерсең, яңа мода алып илдә бер-бер артлы эшче, солдат һәм крәстиян Советлары төзиләр. Әлбәттә, солдат Советлары кораллы көч булу ягыннан да, сугыштан тәмам туйган миллионлаган армиянең вәкилләре булу җәһәтеннән дә иҗтимагый тормышта бик мөһим роль уйныйлар. Дөрес, 1916 елга кадәр Дала өлкәләре һәм Төркстан губернасы мөселманнарын армиягә алмаганнар. Хәлбуки татар-башкортлар һәм Төньяк Кавказдагы кайбер халыкларның вәкилләре инде күптән төрле фронтларда сугышканнар. 5 миллион солдаты исәпләнгән рус гаскәренең бер миллионнан артыгын нәкъ менә шул мөселманнар тәшкил иткән. Хәрби Шуралар илнең төрле төбәкләрендә җыеннар үткәрә башлый. 1917 елның 27-30 апрельдә (10-13 май) Казанда прапорщик Ильяс Алкин җитәкчелеге астында җыелган Мөселман Хәрби шурасы делегатлары 1-11 майда Мәскәүдә I Бөтенрусия мөселманнары корылтаенда көн тәртибенә куелачак мәсьәләләр буенча фикер алыша, Учредительное Собраниегә һәр халык санына карап вәкилләр сайлау кирәклеген басым ясап әйтәләр һәм Мөселман блогы тәшкил итүне таләп итәләр. Моннан тыш, Хәрби Шура җыелышында Халыкара солых конференциясендә Русия мөселманнары вәкилләренең катнашуы кирәклеге мәсьәләсен дә көн тәртибенә куялар.

(Дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG