Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике көн эчендә Төркия дошманга әйләнде


27 ноябрь Акмәчеттә Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган карачкысы яндырылды
27 ноябрь Акмәчеттә Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган карачкысы яндырылды

Русия халкының күпчелеге чит илләрдә булмаган, андагы тормышны Русия мәгълүмат чараларыннан гына күреп белә. Хөкүмәт чикләүләр керткәнче үк халык Төркиягә каршы "үз сугышын" башлады.

Мисырдан кайтучы очкыч һәлакәтендә 224 кешенең үлеменнән соң аны бәреп төшергән "Ислам дәүләте" террорчыларына да Русия халкы моның кадәр ачу һәм нәфрәт белдермәгән иде. Төркиянең үз һава киңлекләренә кергән Русиянең Су-24 очкычын бәреп төшерүе Русиядә хөкүмәт дәрәҗәсендә генә түгел, моңа кадәр яратып ялга йөргән, киносын караган, китапларын укыган, сәнгатенә мөкиббән киткән, икътисади хезмәттәшлек белән горурланган халкында да ике көн эчендә дошманлык тудырды.

Казанда бер төркем яшьләр Төркия консуллыгы алдына пикетка чыкты

"Ни өчен сәяси уеннарга гади халык кушыла?", дип аптырый Казанда яшәүче төрек егете

Салехардтагы "Центральный-4" сәүдә үзәгенә Төркиягә каршы плакат эленде. Советлар Берлегендәге "Ана-Ватан чакыра" дигән мәшһүр плакатны үзгәртеп, "Төркиягә ялга баручылар террорчылар ярдәмчесе (чмо) булачак" дип язганнар. Шундый әйберне элергә сәүдә үзәге мөдире Михаил Мирончук кушкан, дип яза znak.com cәхифәсе.

Мәскәүдә Төркия илчелеге каршына ачулы халык җыелды

Новороссийскида Төркиядән кертелгән гранатларда "куркыныч" чебеннәр табылды

"Сугыш кына булмасын"

Роспотребнадзор Төркиядә җитештерелгән кием, бигрәк тә балалар киеменең, шулай ук мебель һәм сабынның Русия нормаларына туры килмәгәнен белдерде.

Русия Тукымачалар берләшмәсе президенты Шамхал Ильдаров өстән кушканны көтмичә халыкны Төркия тукымаларыннан баш тартырга чакырды.

​"Кытай гына берәр нәрсәне бәреп төшерә күрмәсен, ыштансыз калачакбыз!"

XS
SM
MD
LG