Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Парижда татар китабы" күргәзмәсе

19 ноябрьдә Казанның "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә "Парижда татар китабы" дип аталган күргәзмә эшен башлады.

"Парижда татар китабы" күргәзмәсе – XX гасырда Татарстанда үсеш алган рәсем сәнгатенең иң зур феноменнарыннан берсе. 1920-1930 еллар татар китап сәнгатендә гарәп графикасының меңъеллык традицияләре һәм шул чорда иҗат иткән милли яшь буын рәссам-графикларының авангардлыкка омтылышлары тыгыз үрелгән.

Узган гасыр башында татар китабы Парижның ике атаклы күргәзмәсендә катнаша: 1925 елда Декоратив сәнгатьләр халыкара күргәзмәсендә, 1931 елда Китап сәнгатенең Халыкара салонында. Бу күргәзмәләрнең экспозициясе Казанда, “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә яңадан торгызылган. Моның өчен архив материалларын файдаланганнар. Шунысы кызык, Казанда Париж күргәзмәләрендә катнашкан барлык китапларны җыеп кына калмаганнар, ә Франция башкаласының, Советлар берлеге павильонының мохитен дә тудыра алганнар.

Күргәзмәдә рәссамнар Фаик Таһиров, Госман Арсланов, Шакир Мөхәммәтҗанов, Госман Мусин, Дмитрий Красильников, Гата Йосыпов эшләре урын алган.


дәвам

XS
SM
MD
LG