Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымны блокадалау тарафдарлары "диңгез блокадасына" күчмәкче


Ленур Ислямов
Ленур Ислямов

Кырым чигендә 20 сентябрьдән бирле азык-төлек блокадасы алып барган кырымтатар һәм украин активистлары 20 ноябрьдә электр энергиясе блокадасын башлады, хәзер алар "диңгез блокадасына" күчмәкче.

Кырым блокадасы акциясе тарафдарлары Русия тарафыннан басып алынган ярымутрауга азык-төлек кертү һәм электр энергиясе бирүне туктатудан соң, "диңгез блокадасы"на күчәчәген белдерде.

"Ачык Русия"гә әңгәмә биргән акциянең координаторы Ленур Ислямов сүзләренчә, активистлар Кырымны Русиянең Краснодар крае белән бәйләп торучы һәм төп транспорт юлы булган Керич бугазы кичүен блокадалауга керешәчәк.

"Без эшләргә тиеш булганны эшләргә тиешбез. Кырымны кайтарырга, ә аннары инде безнең белән теләсә нәрсә эшләтә алалар. Җир белән тигезли алалар, теләсә кем дип атый алалар. Без «террорчы» булырга да риза. Кырымны кайтарабыз һәм бетте. Безнең яшәү мәгънәсе шул", диде ул.

Кырым чигендә 20 сентябрьдән бирле азык-төлек блокадасы алып барган кырымтатар һәм украин активистлары 20 ноябрьдә электр энергиясе блокадасын башлады.

Дүшәмбе көнне кич Кырымда гадәттән тыш хәл кертелү сәбәпле, җәмәгаять чаралары тыелуга карамастан, Акъярда 200дән артык кеше фатирларга ут бирүне таләп итеп урамны япты.

Кырымның Русия прокуроры Наталья Поклонская «Кырымның электр энергиясен блокадалаучылар якын арада җәзага тартылачак» дип белдерде.

Кырымда миллионнан артык кеше утсыз кала. Элегрәк Краснодар краеннан Кырымга энергокүпер 5-6 декабрьдә җибәреләчәк дип әйтелгән иде.

XS
SM
MD
LG