Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәйриячеләрнең милли шурасы "Энҗе" ярминкәсе белән ачылды


Хәйриячеләрнең милли шурасы “Энҗе” ярминкәсе белән ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:32 0:00

Хәйриячеләрнең милли шурасы “Энҗе” ярминкәсе белән ачылды

Казанда “Ярдәм” вакыфы оештырган Русия хәйриячеләренең милли шурасы “Энҗе” ярминкә-бәйгесе белән ачылды. “Хәйриячелек бик мөһим әйбер, чөнки инкыйлабка кадәр үк татар байлары хәйриячелек белән шөгыльләнгән”, ди бу чараларның координаторы Александр Долгов.

30 ноябрь Казанның “Корстон” мәдәни үзәгендә узган чарада Русиядәге хәйриячеләренең милли шурасы оештырылды. Әлеге чара кысаларында “Энҗе” V республикакүләм кул эшләнмәләре ярминкә-фестивале үткәрелде.

“Милли хәйриячеләрнең максаты иҗтимагый оешмаларны, мәктәпләрне, хәйрия вакыфларын берләштерү һәм Русия күләмендә хәйрия эшен алып бару. Әлеге берлекне гамәлгә куючы – Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, әлеге иҗтимагый оешманың президенты Илдар хәзрәт Баязитов. Хәйриячелек белән шәгыльләнү бик кирәкле, мөһим әйбер, чөнки инкыйлабка кадәр үк татар байлары хәйриячелек белән шөгыльләнгән”, ди “Ярдәм” вакыфы координаторы Александр Долгов.

Бу көнне килгән кунакларның төп игътибары “Корстон”ның Шостакович залында шаулап-гарләп барган “Энҗе” кул эшләнмәләре ярминкәсендә булды. Аны билгеле милли-дини тамашалар алып баручы тамада Гамил Нур алып барды. Әлеге ярминкә-бәйгенең максаты – яшь буын арасында татар милли һөнәрчелеген саклап калу һәм үстерү, “Энҗе” үрнәгендә яшьләрдә татар халкының милли һөнәрчелегенә мәхәббәт уяту, диде оештыручылар.

Кул эшләнмәләре осталары ярминкәгә ныклы әзерлек белән килгән: чигү, тегү, бәйләүдән алып кулдан ясалган агачлар, милли курчаклар, бизәнү әйберләре, күннән ясалган эшләнмәләр, шәмаилләргә кадәр күрергә мөмкин иде. Аларның күбесе татарларның милли бизәкләрен чагылдыра.

Шулай ук бу көнне “Ярдәм” хәйрия вакыфының Теләче районындагы ятимнәр йорты өчен татар шәмаилләре аукционы оештырылды. Хәлле кешеләр монда катнашып, шушы ятимнәргә ярдәм итә алды.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, “Татар сандыгы” проекты җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Батров бәйге кысаларында урын алган шамаилләр аукционын тәкъдим итте.

“Аукционда Татарстанның төрле почмакларыннан иң оста рәссамнарның 11 шамаиле урнаштырылды. Алар арасында Чаллыдан Фирдәүс Гыйрфановның “Аятел Көрси”, Чулпан Шәрифуллинаның “Аллаһның 99 исеме” кебек шәмаилләре, шулай ук Казаннан Равил Заһидуллинның шәмаил техникасында ясалган картиналары урын алды. Әлеге шамаилләр – диния нәзарәте тарафыннан үткәрелгән махсус бәйгедә җиңү алган эшләр”, дип таныштырды ул үзе җаваплы булган шамаилләр почмагында. Рөстәм Батровның бу проект белән янып йөрүен аның социаль челтәрдәге битләреннән дә күрергә була.

XS
SM
MD
LG