Accessibility links

Кайнар хәбәр

Facebookтагы язулары өчен кырымтатар активистына җинаять эше ачканнар


ФСБ кырымтатар активисты язмаларында миләтара нәфрәт тудыру чалымнары тапкан.

Facebook сәхифәсендәге язулары өчен кырымтатар активистына каршы җинаять эше ачылган. Ялтадан җәмәгать эшлеклелесе Эмир-Усеин Куку "Сова" хокук яклау үзәгенә белдерүенчә, ул үзенең язмалары өчен сорау алуга чакырылган. ФСБ әлеге язуларда миләтара нәфрәт тудыру чалымнары тапкан.

"Одноклассники" сәхифәсендәге язулары өчен апрель аенда инде аннан сорау алганнар һәм өендә тентүләр уздырганнар иде.

XS
SM
MD
LG