Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия консулы: "Татарстан халкы безнең дустыбыз, бар да тәртиптә"


Турхан Дилмач: "Татарстан халкы безнең дустыбыз"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00

2 декабрь кичендә Казанда Зенит Казан һәм Төркиянең Халкбанк волейбол такымнары арасында Чемпионнар лигасы матчы үтте. Ярышны карарга килгән Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач Азатлыкка "Татарстан халкы безнең дустыбыз, бар да тәртиптә", дип белдерде.

Матч алдыннан Татарстанның кайбер матбугат чаралары анда тәртипсезлекләр чыгарга мөмкинлеге, Казандагы Төркия консуллыгының иминлекне арттыруны сорап тәртип сакчыларына мөрәҗәгать итүе турында язып чыккан иде. Матчка килгәч киеренкелекнең бөтенләй булмавы аңлашылды. Кунак такым уенчыларына карата ямьсез сүзләр дә кычкырмадылар, җанатарлар арасында Төркиягә каршы шигарләр күтәрүчеләр дә күренмәде.

Бу уенны карарга Казанда яшәүче төрекләр белән беррәттән Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач та килгән иде.

Азатлык әлеге матчка карата төрек баш консулының фикерләрен белеште.

"Белгәнегезчә, Татарстанның бик көчле спорт такымнары бар. Шуңа күрә, Төркиянең спорт такымнары елына өч дүрт тапкыр Казанда була. Әле узган атнада гына, 25 ноябрьдә Уникс баскетбол такымы белән Төркиянең Банвит баскетбол такымы Казанда очрашкан иде.

Бу матчта да, бүгенгесендә дә бернинди тәртипсезлекне сизмәдек. Бар да тәртиптә булды. Сәясәт башка, спорт башка. Татарстанның барлык халкы безнең дустыбыз. Әйткәнемчә, бар да тәртиптә. Без Русия һәм Татарстан такымнарын да Төркиядә көтеп калабыз", дип белдерде ул сәяси сорауларны бер кырыйда калдырып.

Турхан Дилмач Татарстан матбугатында Төркия баш консуллыгының республика хакимиятеннән әлеге матч өчен иминлекне арттыруны соравы турында чыккан хәбәрләргә дә үз аңлатмасын биреп үтте.

"Мондый спорт чаралары алдыннан һәрвакыт иминлек булдыру сорала һәм тиешле иминлек чаралары күрелсен дип нота җибәрелә. Әгәр шушындый матчта берәр нәрсә була калса, ни өчен иминлек чаралары күрүне сорамадыгыз дип әйтәчәкләр. Иминлек чаралары күрүне сорау-табигый нәрсә", диде ул.

Матч тәмамлангач Халкбанк волейбол такымының генераль менеджеры Әхмәт Кавас, Казанга килер алдыннан бу көннәрдә Русия-Төркия арасында киеренкелек булу сәбәпле бераз шикләнеп торуларын әмма бу шик-шөбһәләрнең Казан һава аланына килеп төшкәч тә юкка чыгуы турында белдерде.

"Безнең узган ел да волейбол матчы өчен Казанга килгәнебез бар иде. Минемчә, Зенит Казан җитәкчелеге безне быел узган елга караганда да җылы каршы алды. Безнең белән якыннан кызыксындылар. Барлык ихтыяҗларыбызга да җавап бирделәр. Кечкенә генә булса да бернинди проблем тоймадык. Җанатарлар да бернинди начар сүз кычкырмады, начар шигарләр дә күтәрмәде. Бу матч бик дусларча атмосферада үтте.

Зенит Казанның Төркиядә дә җавап матчы бар. Без Зенит Казанны үзебезне каршы алганнан да яхшырак итеп каршы алырга җыенабыз", дип ул төрек такымының Зенит Казан такымының мөгамәләсеннән канәгать калуын җиткерде.

Матч Зенит Казан волейбол такымының зур өстенлеге, 3-0 исәбе белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG