Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министрлыгына Төркиядән студентларны кайтару күрсәтмәсе булмаган


Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов

Хәзерге вакытта Татарстаннан Төркиядә сигез студент белем ала. Соңгы елларда мәгариф министрлыгы әлеге илгә студентлар җибәрү белән шөгыльләнми.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына Төркиядән студентларны кайтару турында күрсәтмәләр килеп ирешмәгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына министрлыкның матбугат сәркатибе Алсу Мөхәммәтова хәбәр иткән. Хәзерге вакытта Төркиядә Татарстаннан сигез студент белем ала.

“2012 елдан бирле Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы студентларны Төркиягә белем алырга җибәрү белән шөгыльләнми”, – дигән министрлык вәкиле.

Ул моны Төркиядәге төрки халыклар эшләре идарәсе тарафыннан “Төркия стипендияләре” програмына үзгәрешләр кертелгәнен һәм аның нигезендә абитуриенларга Төркия вузларына турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булдырылганлыгын әйткән. Шул сәбәпле, кабул итү шартлары да үзгәреш кичергән. Хәзер студентлар Төркиягә югары уку йортларына мәгариф министрлыгы аша түгел, ә мөстәкыйль мөрәҗәгать итә ала икән.

Билгеле булганча, Төркия Су-24 Русия хәрби очкычын бәреп төшергәннән соң, ике ил арасында киренкелек барлыкка килде. Русия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Төркиядә алмаш нигезендә укучы студентлар илгә кайтарылачак дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG