Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төрки республикаларның ТӨРКСОЙдан чыгуы турында халыкара оешмага хәбәр итмәгән


ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дюсен Касеинов 2011 елның маенда Анкарада Татарстан вәкилләрен кабул итте
ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дюсен Касеинов 2011 елның маенда Анкарада Татарстан вәкилләрен кабул итте

ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дюсен Касеинов, Русиядән хезмәттәшлекне туктату турында рәсми аңлатма булмады диде.

“Хәлләр тынычлангач, без яңадан сөйләшә башлагач, (Русия) регионнары белән аралашырга яңадан мөмкинлекләр ачылыр дип ышанабыз”, диде ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дюсен Касеинов Tengrinews.kz исемле сәхифәгә.

Төрки милләтләрнең мәдәни хезмәттәшлек оешмасы Русиянең ТӨРКСОЙ белән элемтәне өзүе турында матбугат чаралары һәм социаль челтәрләрдән генә белгән.

“Оешмабызга бу хакта Русиядән рәсми аңлатма килмәде. Һәр илнең теге яки бу оешмага керү һәм чыгу хокукы бар, шуңа күрә Русия белән Төркия арасындагы каршылыклар бетеп аралар яңадан җайланыр, дип көтәсе генә кала”, диде Касеинов.

Күптән түгел генә Русия мәдәният министры урынбасарларының берсе ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлек өчен җаваплы дип билгеләнгән булган. Хезмәттәшлек турында килешүнең озайтылганына әле бер ел да юк. Башкортстан мәдәният министрлыгы 2016 елда төрки дөнья башкаласы итеп Уфаны билгеләргә сорап мөрәҗәгать иткән иде.

“24 ноябрь булган хәл (Төркия үз һава киңлегенә кергән Русиянең Су-24 очкычын бәреп төшерде – ред.) бөтен планнарны чәлпәрәмә китерде. Мединскийның (Русия мәдәният министры – ред.) безнең оешма белән контактларны туктатуы турында шуннан гына белдек”, диде Касеинов.

Мединский Алтай, Башкортстан, Саха (Якутия), Татарстан, Тыва һәм Хакасиягә ТӨРКСОЙ белән эшне туктатырга кушты. Министрның фәрманын үтәп Башкортстан, Саха, Тыва һәм Хакасия TürkVizyon җыр бәйгесендә катнашмаячакларын белдереп оештыручыларга хәбәр иткән инде. Татар сәнгатькәрләре Татарстан җитәкчелегенең бу уңайдан тынлык тотуын дөрес адым дип саный һәм мәдәният-сәнгатьне сәясәт белән бутамауны тели.

XS
SM
MD
LG