Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтиләр дуңгыз абзары төзүгә каршы чыккан Калмаш имамын хуплый


Калмаш авылы имам-хатибы Әхмәтбизан Борһанов
Калмаш авылы имам-хатибы Әхмәтбизан Борһанов

Татарстан, Русиянең Азия өлеше, Мордовия мөфтиләре Калмаш авылы имамының дуңгыз фермасына каршы чыгышын хуплый һәм хокукларны яклап көрәшү кирәклеген белдерә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Калмаш авылы имам-хатибы Әхмәтбизан Борһановның дуңгыз фермасын төзүгә каршы чыгып үз фикерен җиткерүен хуплады. Борһанов өстеннән 7 декабрьдә мәхкәмә дәвам итәчәк, аны дуңгыз фермасына каршы халыкны җыюда гаепләргә телиләр.

"Без бу хактагы хәбәрләрне укыдык, Калмашка урынбасарыбызны да җибәрдек. Имам-хатиб – ул да бит кеше. Без Русиядә яшибез һәм һәрбер кеше ни тели, шуны әйтә ала, моңа хакы бар. Мөселман буларак, ул үз фикерен әйтергә тиеш иде", дип белдерде Азатлыкка Камил хәзрәт.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Калмаш имамын хуплады
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:22 0:00

"Дуңгыз фермасына диния идарәсе каршы чыгарга тиеш иде"

Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе рәисе, Русия мөфтиләр шурасы рәистәше, мөфти Нифигулла хәзрәт Аширов, дуңгыз абзары төзүгә каршы чыккан өчен имам-хатыйбны җаваплылыкка тартырга тырышу хокук саклаучыларның арттырып җибәрүе дип бәяли. Аширов та Калмаш имамы гамәлләрен хуплый. Мөфти фикеренчә, дуңгыз абзары төзүгә бөтен диния идарәсе каршы чыгарга тиеш иде.

"Беренчедән, имам гына түгел, ә һәрбер мөселман бу хакта (дуңгыз фермасына карата) үз фикерен әйтергә тиеш. Татар авылында дуңгыз фермасы ачу – монда яшәүче халыкны мәсхәрә итү! Безнең дини азатлыгыбыз да, фикер азатлыгыбыз да бар. Дуңгыз абзарына карата фикер белдерү – имамның турыдан-туры вазифасы. Әгәр ул бу хакта сөйләмәсә, ул нинди имам була? Әгәр нәсихәт белән сөйләгән икән, аңа беркем дә тел тидерергә тиеш түгел.

Нәфигулла Аширов
Нәфигулла Аширов

Хәзер җәмәгатьчелекнең фикер белдергән төрле чаралары үтә. Кемнәрдер юл төзүгә, кемнәрдер супермаркет төзүгә каршы чыга. Болар – җәмәгатьчелек инициативасы. Канунга күрә, ул тыелырга тиеш түгел. Хәзрәтне җаваплылыкка тартырга тырышу – Татарстан эчке эшләр идарәсенең арттырып җибәрүе.

Бу очракта, корал белән түгел, ә халык белән бергәләп андый-мондый эшләргә каршы тору һәм үз фикереңне җиткерү – ул кануни. Әнә бүген ерак араларга йөрүче машиналарның шоферлары акча түләү канунына каршы чыга. Чучка фермасы канун белән төзелми бит, ул кемнеңдер карары гына. Монда авыл имамы гына түгел, диния идарәсе, район мөхтәсибәте каршы чыгарга тиеш иде. Җир беткән мени?

Белүебезчә, Чечняда бер генә дуңгыз фермасы да юк. Алар дуңгыз фермаларын җөмһүрият карары белән япканнар. Дуңгыз фермасына каршы чыгу, дини хокукларыңны таләп итү – инде җинаять мени?", диде Нәфигулла хәзрәт.

please wait

No media source currently available

0:00 0:02:13 0:00
йөкләү

"Мөфтиләр дә, барлык хәзрәтләр дә Калмаш имамы​ ягында"

Мордовия мөфтие Фәһим хәзрәт Шәфиев, "без Русия һәм Татарстан ватандашлары гына түгел, ә дини нигезләребезгә таянып яши торган бер халык", шуңа күрә "хокукларыбызны якларга тиеш", дип белдерә.

"Русиядәге кануннар нигезендә һәрбер кешенең дини иреге дә, сүз иреге дә бар. Бүген дин әһеленең актив булып, төрле чараларда катнашуы кайберәүләргә ошамый. Канунга нигезләнсәк тә, мәгънәви яктан алсак та, җаваплык ягыннан да без – имамнар, халкыбыз алдындагы вазифабыз буларак та, фикеребезне белдерергә тиеш.

Фәһим Шәфиев
Фәһим Шәфиев

Төрле ширкәтләр, предприятияләр халык өчен төзелә. Әгәр мөселман яши торган урында төзелә торган әйбер аларның дини ышанычларына, иманнарына, ислам нигезләренә кагылып бу аларны борчый икән, халык та, имам да үзләренең карашын белдерергә тиеш. Белдерү генә түгел, ә үзебезнең хокукларны якларга да тиешбез.

Дуңгыз фермасына карата хәзрәтнең позициясе – бөтен дин әһеленең позициясе. Мөфтиләрдән алып, барлык хәзрәтләр дә аның фикерен хуплыйбыз һәм без аның ягында. Хөкүмәт, бәлки, бизнес бу мәсьәләдә (төзелмәсә) югалта торгандыр, әмма кеше матди як белән генә яшәми, аның дини фикере дә бар. Без әле Русия һәм Татарстан ватандашлары гына түгел, ә дини нигезләребезгә таянып яши торган бер халык", ди Фәһим хәзрәт.

please wait

No media source currently available

0:00 0:02:25 0:00
йөкләү

Калмаш авылында дуңгыз фермасы төзүгә каршылык белдергән өчен имам-хатиб Әхмәтбизан Борһанов өстеннән 7 декабрьдә мәхкәмә дәвам итәчәк. Имамны дуңгыз фермасына каршы авыл халкын митингка җыюда гаепләргә телиләр.

1 декабрь көнне булган мәхкәмәдә Борһанов 10 ноябрьдәге чарага берничә көн кала дуңгыз фермасы мәсьәләсендә авылдашларының җыелып сөйләшәчәге турында район хакимиятенә гариза юллаулары турында әйтте. Хөкемдар бу сүзләрдән соң, дәлилләр кирәклеген белдереп, мәхкәмәне 7 декабрьгә күчерде. Борһанов каршылык чарасын оештырмавын, ә авыл халкы алдында имам буларак кына чыгыш ясавын белдерә.

Калмашта дуңгыз фермасына ике тапкыр җыен үтте. Халык ике чарада да үз тирәләрендә дуңгызчылыкка каршы икәнлеген белдерде.

XS
SM
MD
LG