Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар конгрессы чаралары бара


Татар конгрессы бинасы
Татар конгрессы бинасы

4-5 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уза.

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән (еллык хисап) утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X форумы уза.

Анда Русиянең 52 төбәгеннән, 23 ерак һәм якын чит илләрдән 600 делегат катнаша.

Беренче эш итеп алар “Казан” милли мәдәният үзәгендәге “Казанның меңьеллык тарихы” музее экспозициясен тамаша кыла, шунда ук Латвия рәссамы Виталий Ермолаевның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасында катнаша.

Татар конгрессының киңәйтелгән утырышына килүчеләр өчен “Татмедиа” агентлыгында милли-мәдәни оешмалары эшчәнлегенең хокукый нигезләренә кагылышлы лекция тәкъдим ителә.

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X форумына килүчеләр эшне өч секциягә бүленеп алып бара. “Төзелеш индустриясендә инновацияләр” темасына сөйләшү Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында, “Энергияне сакчыл файдалану” турында IT-паркта, “Агросәнәгать комплексы: үсеш тенденциясе” темасына “Казан” милли мәдәният үзәгендә секция утырышлары үткәрелә.

“История татар” 7 томлык академик басмасын тәкъдим итү чарасы “Казан” милли мәдәният үзәгенә сәгать кичке 5тә узачак.

Шимбә, 5 декабрь “Корстон” комплексында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы уздырыла. Форумда катнашучылар өчен аннары сәгать 4тә “Иннополис” махсус икътисади зонасы (Югары Ослан районы Иннополис шәһәре) буенча экскурсия башлана.

Конгрессның киңәйтелгән утырышына килүчеләр исә сәгать 3тә “Казан” милли мәдәният үзәгенә әлеге халыкара иҗтимагый оешманың 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2016 елга эш планын кабул итү өчен җыела, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.

Сәгать кичке 8дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Халкым минем” телевизион тапшыруның 10 еллыгына багышлап, тантаналы кичә тәкъдим ителәчәк.

XS
SM
MD
LG