Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Юныс Әмре үзәге эшен туктатуны җитәкченең контракты бетү белән аңлаталар


Юныс Әмре исемендәге Төркияне өйрәнү институтының эшчәнлеге аның җитәкчесе Ихсан Демирбашның килешүе тәмамлануы сәбәпле туктатылып тора, дип аңлатты Азатлыкка Казан университетының Көнчыгышны өйрәнү институты башлыгы Рамил Хәйретдинов.

Вазгыять катлаулы. Төркиягә бәйле һәркемнән бу көннәрдә беренче булып шул сүзне ишетәбез. Дөньяның 40лап урынында Төркия тарихын, мәдәниятен, телен һәм сәнгатен таратучы Юныс Әмре институтының Казандагы үзәгендә дә бу көннәрдә "катлаулы сөйләшүләр" бара. Казан федераль университетының Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты каршындагы Юныс Әмре үзәгендә төрек теле дәресләре дәвам итә. Чираттагы имтиханны студентлар февраль аенда бирәчәк, диде Азатлыкка институт җитәкчесе Рамил Хәйретдинов.

Рамил Хәйретдинов
Рамил Хәйретдинов

"Дүрт айга бер Әмре институты вәкиле студентлардан имтихан алып институт сертификатын бирә иде. Казандагы үзәк җитәкчесе Ихсан Демирбаш белән хәзер алда торган имтиханда студентларның нинди сертификат алачагы турында килешергә кирәк булачак. Әмре институты сертификатлары булырмы бу, университетның Көнчыгышны өйрәнү институты сертификаты булырмы – сөйләшергә кирәк", диде Рамил Хәйретдинов.

Казандагы үзәк җитәкчесе Ихсан Демирбашның эш килешүе 8 декабрь тәмамлана. Төркия Русия очкычын бәреп төшермәгән булса, рәсми Мәскәү Төркия белән барлык элемтәләрне туктатырга боермаган булса, Казандагы Юныс Әмре институты үз эшен элеккечә дәвам итәр иде, Демирбашның килешүе дә озайтылыр иде. Демирбаш Казанда беренче ел гына эшләми, аның Русиядә даими яшәү хокукы да бар.

Ихсан Демирбаш
Ихсан Демирбаш

"Дүшәмбе көнне тагын утырып сөйләшәчәкбез. Университет җитәкчелегенең карарын көтәбез. 8 декабрь Ихсан Демирбаш белән эш килешүе тәмамлана. Аны ничектер хәл итәргә кирәк. Үзәкне ябу турында сүз бармый. Аның эше туктатылып тора, чөнки җитәкче белән контракт бетә, бу бер. Икенчедән, аңлашыла бит, бу үзәкнең эшен элекке кебек дәвам итеп булмый. Үзәк монда күргәзмәләр, концертлар китерә иде. 2015 елда планлаштырылган бөтен чаралар үтәлгән. Мәдәният кайгысы түгел хәзер. Эшчәнлекнең тагын бер юнәлеше – фәнни иде. Төркиядән галимнәр килә иде, моны без үзебез дә эшли алабыз", диде Хәйретдинов һәм Юныс Әмре үзәгенең эшен тюркология кафедрасы һәм аның җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев дәвам итә ала, дип өстәде.

Мәдәният кайгысы түгел хәзер

"Ике ил арасында киеренкелек булмаса да, Демирбашның контракты бетүе, аны озайту-озайтмау турында сөйләшүләр булыр иде. Бу карарны Төркиядәге институт җитәкчелеге дә кабул итә", диде Хәйретдинов.

Әмма бу юлы карарны КФУ җитәкчелеге кабул итәчәк кебек күренә.

XS
SM
MD
LG