Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телне гаиләдә сакларга өндәү – Мәскәү сәясәтенә тугрылык


Себердәге татар мәктәбе
Себердәге татар мәктәбе

"Туган телгә балаларыгызны гаиләдә өйрәтегез!" дигән өндәү Татарстан хөкүмәтенең сәясәтенә әверелде. Туган телне камил тел итеп өйдә генә саклап булмаганны Татарстан президентлары аңламый түгелдер, тик татар халкының хөрмәтле президентлары мондый өндәүләре белән бүгенге Русиянең дәүләт сәясәтенә тугрылыклы булып хезмәт итүләрен генә күрсәтәләр.

Нәкъ менә шулай дип – балаларыгызны туган телгә гаиләләрегездә өйрәтегез, дип, 2005 елда Казанда үткән татар укытучылары корылтаенда Татарстанның элекке президенты, мөхтәрәм Миңтимер Шәймиев әйткән иде. Нәкъ шушы сүзләрне хәзер төбәкләрдәге татар лидерлары кабатлый.

Күптән түгел ул сүзләрне өлкә милли-мәдәни мохтәриятенең узып барган елга эш йломгаклары ясаган утырышында аның җитәкчесе Ришат Җиһаншин кабатлады. Ялутор шәһәреннән килгән өлкә мохтәрияте шурасы әгъзасы Зөһрә ханым туган телебезне саклау кирәклеге турында сүз ачкач, Ришат Җиһаншин Зөһрә ханымның авызын шул сүзләр белән катгый рәвештә шап иттереп каплады да куйды, боерык биргәндәй иттереп.

Бу өндәү белән мавыгучылар шуны белмәмешкә, күрмәмешкә сабышалар: Казанда "Ак калфак" җәмгыяте бәйләү бәйгеләре үткәреп, урыннардагы милли оешмалар "интернациональ бәйрәм" дип, урысчалатып сабантуйлар үткәреп маташкан арада, бүгенге яшь аналар һәм аталар буыны туган телсез үсеп балигъ булган ләбаса. Яшь ата-аналар үзләре белмиләр туган телебезне, шунлыктан балаларын ана теленә өйрәтә алмыйлар. Ата-ана туган телне белгән хәлдә дә, милли мәктәпсез халыкның туган теле юкка чыгуын белмәгән кеше юктыр, югыйсә.

Татарларны чукындырган миссионер Ильминский да татарны юкка чыгару өчен өч шартның берсе итеп шуны күрсәткән бит – татарларга милли мәгариф системасын булдырырга ирек бирмәскә. Бүгенге көндә туган телне саклау мәсьәләсе милли үсеш хәрәкәтенең төп бурычы итеп каралырга тиеш. Татар җәмәгатьчелеге, галимнәр, үзләренә "лидер" титулын алган кешеләр туган телләрне бетереп, юкка чыгарып яткан дәүләтебезнең милли сәясәтенә уңай йогынты ясау чараларын күрергә тиешлекләрен аңласыннар иде инде.

Матбугат чараларында чыккан язмаларга карап, БТК ның еллык йомгак утырышында туган тел турында кайгырту булмаган, дигән нәтиҗәгә киләсең. Тубылдан барган Луиза Шәмсетдинованың гамәлгә ашмаслык идеясен (татар теленә бөтен Русиядә икенче дәүләт теле дәрәҗәсен бирү тәкъдиме – ред.) яңгыратуыннан гайре. Реаль чынбарлык шартларында туган телне саклау чараларын кичекмәстән күрү таләп ителгән бүгенге көндә буш хыяллар белән мавыгу зарарлы гына.

Бибинур Сабирова
журналист, Төмән шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG