Accessibility links

Кайнар хәбәр

Референдумда Әрмәнстанның парламент республикасы булуы хупланды


Президент Серж Саргсян референдумда, 2015 елның 6 декабре
Президент Серж Саргсян референдумда, 2015 елның 6 декабре

Президент вәкәләтләрен киметеп парламент республикасына күчү өчен халыкның 63.35% тавыш бирде.

Әрмәнстанда ял көннәре булган референдум нәтиҗәләре илдә президент идарәсеннән парламент идарәсенә күчү мөмкинлеген ачты. Парламент республикасына күчүне халыкның 63.35% хуплады, 32% каршы тавыш бирде. Референдумга 50.51% халык килде, аның нәтиҗәләрен гамәлгә ашыру канунлы дип санала.

Тавыш бирү урыннары ябылгач та Ереванда оппозициянең урам җыены башланды. Алар конституцияне үзгәртүгә каршы чыга. Оппозиция фикеренчә, реформаларны президент Серж Саргсян хакимияттә калыр өчен үзе оештырган. Аның премьер-министр булып идарәне үз кулында калдыруы ихтимал.

Конституция үзгәртелсә, президент вәкәләтләре киметеләчәк. Президентны парламент сайлаячак, аның бер мөддәттән озаграк калу хокукы булмаячак.

XS
SM
MD
LG