Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель бүләге иясе Светлана Алексиевич Стокһольмда чыгыш ясады


Светлана Алексиевич
Светлана Алексиевич

Нобель әдәбият бүләге иясе Светлана Алексиевич бүген Стокһольмда чыгыш ясады. Азатлык чыгышны турыдан тапшырды.

Әдәбият өлкәсендә быелгы Нобель бүләге иясе, язучы Светлана Алексиевич 7 декабрь Стокһольмда чыгыш ясады.

Бүләк аңа "хәзерге заман авырлыкларына һәйкәл куючы әсәрләре өчен" бирелде, дип хәбәр итте Нобель комитеты.

1948 елда Ивано-Франкивск шәһәрендә беларус-украин гаиләсендә туган Алексиевич китапларын рус телендә яза, әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән. Аның иң танылган әсәрләре: "У войны не женское лицо" (1985), "Цинковые мальчики" (1990), "Зачарованные смертью" (1993), "Чернобыльская молитва" (1997), "Время секонд хенд" (2013).

Үз илендә бер бүләккә дә лаек дип табылмаган Алексиевич Германия, АКШ, Польшада күп санлы бүләкләргә ия булган язучы. Үз чыгышларында ул Беларус һәм Русия президентларын тәнкыйтьли.

XS
SM
MD
LG