Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский: "Путин илдә фетнә оештырды, хәзер инкыйлабсыз булмый"


Ходорковский Русия инкыйлабсыз демократиягә кайтмаячак, ди
please wait

No media source currently available

0:00 0:12:53 0:00

Ходорковский Русия инкыйлабсыз демократиягә кайтмаячак, ди

Михаил Ходорковский Русиядә үзенә карата белдерелгән соңгы гаепләүләргә җавап бирде.

ЮКОСның элекке җитәкчесе, "Ачык Русия" оешмасына нигез салучы Михаил Ходорковский бүген интернет аша уздырылган матбугат очрашуында, Русия президенты Владимир Путин конституциягә каршы фетнә оештырды, Русиянең демократик һәм хокукый дәүләткә кайтуы хәзер инкыйлабсыз булмас, дип белдерде.

Русиядә кабул ителгән кануннарны ул легитим түгел диде һәм аларны мөмкин булган кадәр үтәмәскә чакырды. Төп максат - инкыйлабның тыныч узуы, диде Ходорковский.

"Ачык Русия" җитәкчесе сүзләренә караганда, хакимият алмашынгач, мәгариф, фән һәм полиция кебек өлкәләрдә дәүләт эшен үзгәртергә кирәк булачак. Русиянең ирекле киләчәге турында фикер алышу урыны итеп ул җәмгыятькә "Ачык сайлаулар" исемле үз проектын тәкъдим итте.

Русия хакимиятләренең үзен Нефтеюгански мэры Владимир Петуховны үтерүгә катнашы булуда гаепләвен ул, "көнтәртибен үзгәртү омтылышы" дип атады. "Ачык Русия" эшчәнлеге хакимиятләрнең ачуын китерә", диде Ходорковский.

7 декабрь Михаил Ходорковскийның әтисенә улын Тикшерү комитетына чакыру тапшырылган. Ходорковскийның матбугат секретаре Тикшерү комитеты белән элемтәгә керергә җыенмавын белдерде.

XS
SM
MD
LG