Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент атамасын саклауда Казан Мәскәүгә өметләнә


Журналистлар белән очрашуда. Татарстан дәүләт шурасының канунилык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин (уртада). Казан, 10 декабрь 2015
Журналистлар белән очрашуда. Татарстан дәүләт шурасының канунилык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин (уртада). Казан, 10 декабрь 2015

Татарстанда президент атамасы калырмы-юкмы – әлегә билгесез. Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары Мәскәү республикага карата хәерхаһлы булыр дип өметләнә. Әмма федераль үзәктә бу хакта төрле сценарий булу ихтималын кире какмыйлар.

Татарстан дәүләт шурасының канунилык һәм хокук тәртибе комитеты 10 декабрь журналистлар алдында еллык эшчәнлеге турында хисап тотты. Депутатлар сүзләренчә, 2015 елдагы төп эш Татарстан кануннарының федераль үзәкнеке белән тәңгәләштерү бәйле булган. Барлыгы ел дәвамында 1759 канун кабул ителгән.

Матбугат очрашуында журналистларны күбрәк Татарстандагы президент институты язмышы кызыксындырды. Русия кануны нигезендә Татарстандагы президент атамасы 2016 елның гыйнварыннан гамәлдән чыга. Республиканың идарә элитасы, депутатлары тарафыннан да бу турыда сүз кузгатылмый. Татарстан дәүләт шурасының канунилык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин, Рөстәм Миңнехановның әйткән сүзләре җитә, диде.

“Мәскәүдәге медиафорумда Рөстәм Миңнеханов мине биш елга Татарстан президенты итеп сайладылар, бу вакыт эчендә Татарстанда президент вазифасы үзгәрешсез кала дип белдерде. Моңа берни өстәп булмый. Без хуплыйбыз. Татарстанда президент – мөһим фактор. Бу – дәүләтчелек билгесе. Тарихи шулай куелган, бу халыкның үзбилгеләнүенә бәйле. Президентлы республика нәтиҗәле эшли.

Мин күптәннән фәнни тикшерү эше белән шөгыльләнәм. Чит илләрдә, мәсәлән, АКШ, Канада, Швейцариядә төрле төбәктә үз кануннары. Русия конституциясендә һәр төбәк үз статусын үзе билгели, республика кануннамәсе тарафыннан сайлана диелгән. Русия конституциясе нигезендә атаманы да Русия субъекты, республика үзе хәл итә. Безнең конституциядә республика белән президент идарә итә дип язылган. Бу федераль канунга каршы килми”, диде депутат.

Азатлык хәбрчесе "Мәскәүдә бу атамага бәйле сценарий Татарстан теләгенчә бармаса, депутатлар нишләячәк? Татарстан депутатлары Русия конституциясен бозган канунны гамәлдән чыгару өчен мәхкәмәгә гариза бирәчәкме?" дип кызыксынды. Шакир Яһүдин "бу турыда уйлаганыбыз юк" дип әйтте.

“Башка депутатлар өчен җавап бирә алмыйм. Атама белән эшләр ни булачагы – билгесез. Дистәгә якын сценарий булырга мөмкин. Тормыш күрсәтер. 2016 елның гыйнварына кадәр әле вакыт бар. Без канун бозмыйбыз. Кул кушырып утырмыйбыз, төрле ысуллар, чаралар бар. Әмма бу эш беренче чиратта федераль дәрәҗәдә хәл ителәчәк. Шәхсән үземдә бернинди мәгълүмат юк, бу турыда күрсәтмә юк. Комитет бу сорауны карамады”, дип җаваплады Шакир Яһүдин.

Шартнамә язмышы да билгесез

Матбугат очрашуында шулай ук 2017 елда гамәлдән чыгачак Татарстан белән Русия арасындагы шартнамә язмышы турында сорау бирелде. Ул озайтылачакмы, юкмы, әллә яңа шартнамә кабул ителәчәкме?

“Шартнамә – Русия конституциясе нигезе. 11нче маддәдә бу турыда язылган. Бу – Русия федерализмы үсешенең мөһим факторы. Кызганычка, бу юкка чыгып бара. Русиядә Татарстаннан кала бер субъектта да мондый килешү юк. Ә ул бик кирәк. Бу шартнамә булмаса, Русия федерализмы нәтиҗәле булмас иде. Ил зур, һәр төбәкнең үз үзенчәлеге, димәк төрле төбәкләр белән Русия арасында эксклюзив килешүләр булырга тиеш.

Шартнамәне озайтырга да мөмкин, яңасын да булдырып, имзаларга була. Безнең республика өчен бу бик мөһим. Мәсәлән, Татарстанда президентка сайланучы намзәт ике телне белергә тиеш диелгән, бу пассив сайлау хокукы булып санала. Аны ныгытырга кирәк, ул федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Шартнамә бар икән, без бу канунны кулланырга хокуклы. Шартнамә булмый икән, бу норма да юкка чыгарга мөмкин. Ничек тә булса бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк булачак”, диде депутат Яһүдин.

XS
SM
MD
LG