Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан торак саммитыннан 9 мөһим чыгыштан өзекләр: "Уңай фаразлар юк"


5нче Раштуа саммиты
5нче Раштуа саммиты

2015 ел Казанда торак өлкәсе өчен шактый авыр ел булган. Халыкның кереме кимегәч, төзүчеләр һәм сатучылар фатир бәяләрен төшергән. 2016 елга да уңай фаразлар бик ишетелми.

11 декабрьдә "Корстон"да торак базарына багышланган бишенче Раштуа саммиты узды. Җыенга килгән торак өлкәсенең төп һәм иң зур вәкилләре узган елга бәя биреп, киләсе елга фаразлар ясарга тырышты. Саммитта булган Азатлык хәбәрчесе анда чыгыш ясаучыларның иң мөһим, кызыклы һәм күрсәткеч цитатларны барларга тырышты.

Татьяна Прокофьева, Казан шәһәре баш архитекторы

“Казандагы төзелеш ширкәтләре хәзер үз эшчәнлекләрендә эко-мохит һәм "яшел" төзелешкә игътибарны күбрәк бирергә тиеш..."

"...Казанда хәзер Бишбалта бистәсен төзекләндерү эшләре бара. Биредә сәнәгать биналарын читкә күчереп, туризм, мәдәни һәм тарихи урыннарны торгызу күздә тотыла. Ләкин җир һәм бина хуҗалары шәһәр хакимиятләренә теләктәшлек белдерми, аларның күченәсе килми..."

"...Бер сер ачам. Әле бу көннәрдә генә республика президенты Казансу ярыннан ял итү зонасы ясауны күздә тоткан мастер-планны хуплады. Ул шәһәр үзәгеннән башлап М-7 трассасына, Зәңгәр күлгә кадәр сузылачак”.

Екатерина Барабанова, Татарстан республикасы дәүләт туризм комитеты башлыгы урынбасары

“Татарстанда туризм ел саен 12-14 процентка арта. Килгән туристларның төп критерие түбәндәгечә: Шәһәр чистамы, пычракмы? Шәһәр яшелме, юкмы?”

Руслан Садриев, “Премьер” юридик агентлык башлыгы

“Торак сату өлкәсенең төп драйверы - әниләр капиталы. Дәүләтнең аның дәвамын тагын да арттыруы - зур плюс булып тора”.

Илшат Гыймаев, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы

“2015 ел торак өлкәсендә шактый авыр булды. Ипотека базары акылдан язды. Бер банкта түләүләр 14 процент, икенчесендә 24. Банкларда 10 процент аерма беркайчан да булган юк иде әле”.

Олег Исламов, “ВТБ-24” банкының Татарстан бүлегендә ипотека идарәсе мөдире

“Безнең банк 2014 елда 10 млрд сумнан артык ипотека бирсә, 2015 елда бары 6 млрд чамасы гына. Менә нинди аерма. Хәзерге вакытта киләчәккә фаразлар ясау шактый кыен."

5нче Раштуа саммиты
5нче Раштуа саммиты

Анастасия Гыйззәтова, “Счастливый дом” торак агентлыгы башлыгы

“2014 елда Гвардия урамындагы 1965 елда төзелгән йорттагы 1 бүлмәле фатир 2,2 млн сум торса, быел ул 1,8 млн сум тора”.

Андрей Савельев, “НЛБ-Недвижимость” торак агентлыгы баш мөдире

“Бездә икенче баланы ана капиталын алу өчен генә тапкан гаиләләрнең күп булуы сер түгел…"

"...2014 елда Казанда 27 мең фатир сатып алганнар. 2015 елда 17 мең. Фатир бәяләре 10-15 процентка төште”.

Елена Стрюкова, Cushman&Wakefield аналитигы

“2015 елда халыкның сатып алу мөмкинлеге төште. Кызганыч, якын киләчәктә керем үсәчәген әлегә фаразлый алмыйбыз. Халык сәүдә үзәкләренә сирәгрәк йөри башлады. Хәзер ул 2010 ел дәрәҗәсендә”.

Денис Красильников, RRG ширкәтләр төркеменең мөдирләр шурасы рәисе

“Бездә азык-төлек бәясе, хакимият әйткәнчә 13 процентка гына түгел, ә 25-30 процентка артты. Сатып алуда беренче урынга ризыклар һәм дарулар чыкты. Кием-салым, аяк киеме, ял итү, күңел ачу арткы урынга калды”.

XS
SM
MD
LG