Accessibility links

Миңнеханов КФУ янында киселгән агачлар урынына парковка ясауны тыйды


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Миңнеханов террторияне төзекләндерү өчен яңа проект өстендә эшләүгә КФУның ландшафт проектлау кафедрасын җәлеп итүне йөкләде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Ленин бакчасында киселгән агачлар урынына машиналар кую урыны (парковка) ясауны тыйды. Бу хакта “Татарстан парклары” проекты төркеме хәбәр итә, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.

“Яшел үсентеләрне кисү турында Татарстан президентына хәбәр ителде, нәтиҗәдә, ул казанлылар өчен актуаль мәсьәләдә карарлар кабул итте: проекттан парковканы алырга; КФУ социология кафедрасы тикшеренүләре ярдәмендә скверны куллану буенча җәмәгатьчелек фикерен өйрәнергә”, - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Миңнеханов террторияне төзекләндерү өчен яңа проект өстендә эшләүгә КФУның ландшафт проектлау кафедрасын җәлеп итүне йөкләде. Киләсе елның 1 апреленә кадәр проектны җәмәгатьчелек, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман белән килештерергә кирәк. Проект ачык чыганакларда басылырга һәм аның гамәлгә ашыру эшләрен массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртырга тиешле.

Билгеле булганча, 10 декабрьдә Ленин бакчасы тирәсендәге Н. Лобачевский исемендәге китапханә бинасы янындагы агач һәм куакларны кистеләр. Куаклардан бушатылган урынга асфальт җәяргә планлаштыру турында билгеле булды. Әлеге хәлдән соң социаль челтәрләрдә Казан хәкимияте һәм КФУ җитәкчелегенә шактый гына тәнкыйть сүзләре әйтелде.

XS
SM
MD
LG