Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәлиев: "Рус теле концепциясе кабул ителгән очракта, милли мәгариф бөтенләй бетәчәк"


Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Бүген Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышында рус телен һәм рус әдәбиятын укыту концепциясе өлгесе турында фикер алыштылар.

Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев урыс теле һәм әдәбияты концепциясе күп кенә төбәкләрдә шактый сорау тудыруын әйтте.

Бу уңайдан Татарстан парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русия думасы спикеры Сергей Нарышкинга хат юллаган. Анда исә төбәкләрнең ихтыяҗларын исәпкә алу соралган.

"Төп фәннәрне рус телендә укытырга дигән пункт Русия Конституциясенең "Телләр турындагы канунына» каршы килә. Русиянең теләсә кайсы ватандашы, канун нигезендә, туган телендә белем алырга хокуклы. Бу концепция кабул ителгән очракта, милли мәгариф бөтенләй бетәчәк. Русидә милләтләр арасында тынычлыкны саклап калу өчен милли мәгарифне һәм туган телгә бәйле концепцияләр дә кабул итәргә кирәк булачак", - диде Разил Вәлиев дип яза "Татар-информ" агентлыгы.

Русия мәгариф министры Дмитрий Ливанов 2016 елның 1 сентябреннән әлеге концепция нигезендә укучылар урыс телен, әдәбиятын яңа кагыйдәләр нигезендә укырга тиеш дип белдергән иде.

Русия мәктәпләрендә урыс телен һәм әдәбиятын укыту концепциясе нигезендә, бакчада һәм мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшләрен урысча гына итү күзаллана.

XS
SM
MD
LG