Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке имам Тарантино киносын төшермәкче


"Мәхәббәт - ул йөрәк эше - 2" фильмыннан күренеш
"Мәхәббәт - ул йөрәк эше - 2" фильмыннан күренеш

Мәскәүдәге татарлар турында беренче тулыметражлы фильм. Гаяр Нуриманов үзенең “Мәхәббәт – ул йөрәк эше – 2” исемле кинотасмасын әнә шулай тасвирлый. Премьера 24 февральдә Русия башкаласында булачак.

Гаяр Нуриманов – Нижгар егете. Сафаҗәй авылыннан. 1999 елдан бирле Мәскәүдә яши. Үзенең бизнесы бар. Интернет аша төрле балык һәм уылдыкка заказлар кабул итә, аннары шуларны клиентларына китереп сата.

Беренче белеме буенча Гаяр – имам-хатыйб. Икенче белемне икътисад өлкәсендә алган. Быел режиссура курсларын да тәмамлаган әле. “Мәхәббәт – ул йөрәк эше – 2” фильмы өч ел төшерелде, һәм ул, ниһаять, әзер.

Акча бар – төшерәбез. Акча юк – тәнәфес!

“Мәхәббәт – ул йөрәк эше – 2” “Мәхәббәт – ул йөрәк эше” фильмының дәвамы. Беренче кисәге 2012 елда дөнья күрә. Ярты сәгать чамасы барган бу фильмда төп геройларның ничек танышуы күрсәтелә.

Гаяр Нуриманов
Гаяр Нуриманов

– Фильмны эшләп бетергәч, дәвамын төшерергә теләдем. Бергә эшләгән егет-кызларга шалтыратып чыктым да, “Эшлибез!” дигән җавапларын алгач, сценарийга утырдым. Бер ай язганмындыр. 2012 елның 16 сентябрендә төшерү эшләрен башлап җибәрдек, - дип искә ала Гаяр Нуриманов.

Төшерү эшләре бер елга сузыла. Бөтен чыгымнарны уылдык сату белән көн күрә торган Гаяр үз җилкәләренә ала. “Акча бетеп торганда, тәнәфес ясый идек. Кулыма акча керде исә – команданы яңадан бергә җыеп дәвам итә идек”, - дип сөйли ул.

Иң авыры – кешеләрне бер вакытта бергә туплау булган. Һәрберсенең үз эше, үз тәртибе. Шуңа күбрәк ял көннәрендә төшергәннәр.

Кульминацион сәхнәне 48 сәгать төшердек!

– Техник яктан да бик күп әйбергә өйрәнергә туры килде. Һәрбер кечкенә сәхнәне дә кадрларга бүләсең. Төшерүче егеткә үзеңнең күзаллавыңны аңлатасың. Актерлар белән эшлисең. Римма да, Тимур да (Римма Әлләмова белән Тимур Хәмитов – төп рольләрне башкаручылар – ред.) – профессиональ актерлар түгел. Мәсәлән, иң кульминацион сәхнәне 48 сәгать буе Мәскәүнең бер заводында төшердек. Актерлар телсез калды! Ә монтажлый башлагач, ни күрим – ышандырырлык итеп уйнамыйлар. Нишлисең, яңадан төшерергә туры килде. Ахыр чиктә 2013 елның 13 октябрендә барлык төшерү эшләрен тәмамладык.

Иң күп чыгым – постпродакшнда

2013 ел азагында фильмны монтажлап бетергәч, утырып карыйлар. Һәм ошатмыйлар – тавышы бик начар була. Гаяр Нуримановка кино дөньясының тагын бер хакыйкате – дубляжның нәрсә икәненә төшенергә туры килә.

Тавыш сурәтне үзгәртте! Һолливудтан бер дә ким түгел

– Дубляжга бик күп вакыт сарыф иттек. Кайбер актерлар кадрда сөйләгән сүзләрен җиңел генә кабатлый ала, ә кайберәүләре үз сөйләмнәрен бөтенләй туры китерә алмый, - ди Гаяр.

Дубляжны эшләп бетергәч, фильмны “Central Partnership” ширкәтенә алып китәләр. Анда тасмага махсус эффектлар, кирәкле җирдә кирәкле тавышлар өстәлә. “Әзер вариантын утырып карагач, бөтенләй башка тәэсир туды. Тавыш сурәтне үзгәртте! Арттан да, кырыйдан да төрле тавыш килә – 5.1 форматы шундый инде ул! Һолливудтан бер дә ким түгел”, - дип сөйли Нуриманов.

Фильмның бюджетын башта әйтергә теләмәсә дә, соңыннан Гаяр Азатлыкка бу санны ачарга ризалашты:

– Чыгымнарны җентекләп теркәп бармадым, әмма 10 миллион сум чамасы киткәндер. Әле ярый, актерлар акча сорамады – “Идея хакына, син дип эшлибез” дип төштеләр. Иң күп чыгым монтаж, дубляж этабында булды. Дөрес, берничә татар эшкуары ярдәм кулын сузды – акча беткән вакытта алардан сорап тордым. Дәүләттән, мәдәният министрлыгыннан бер тиен алмадым.

Русия буйлап кинотур

Фильм урысча булса да, ул Мәскәүдә яшәүче татар гаиләсе турында. Премьераны 2016 елның 24 февраленә билгеләгәннәр. Киноны бер атна дәвамында Русия башкаласындагы бер генә кинотеатрда карарга мөмкин булачак.

– Төшергән киноңны прокатка чыгару – үзе бер бәла. Прокат ширкәте безнең фильмны караганнан соң, сезне чикле прокатка гына чыгара алабыз, дигән карар чыгарды. Халык йөрсә, бәлки, тагын ике-өч кинотеатрда күрсәтерләр, - ди Гаяр Нуриманов.

Бактың исә, Русия төбәкләрендә яшәүче татарлар “Мәхәббәт – ул йөрәк эше – 2” фильмы белән шактый гына кызыксына. Әйтик, Петербурдагы татар җәмгыяте фильмны үзләрендә күрсәтү мәшәкатьләрен тулысы белән үз өстенә алган.

Уфада бигрәк көтәләр: анда Радик Юлъякшин бик популяр икән, ә ул безнең фильмда бер рольне башкара

– Без анда төп актерлар белән бергә барабыз, фильмны тәкъдим итәбез. Шулай ук, Казан, Уфа, Оренбур, Самара, Чиләбе, Түбән Новгород, Пенза, Ульян белән дә килештек. Уфада бигрәк көтәләр: анда Радик Юлъякшин бик популяр икән, ә ул безнең фильмда бер рольне башкара, - ди Гаяр.

Нуриманов фильмга киткән 10 миллионны тулысынча кайтара алыр дип уйламый. Шулай да, киләчәккә планнары тагы да зурдан аның.

– Чулпан Хамматова, Марат Бәшәров кебек үзебезнең татар актерларын туплап, Тарантино стилендәге бер экшн төшерәсем килә, - ди ул.

“Мәхәббәт – ул йөрәк эше – 2” фильмы 120 минут дәвам итә. Жанры – драма.

XS
SM
MD
LG