Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Русия башкортларының милли-мәдәни мохтарияте оешты


Мохтарияткә нигез салу утырышында Башкортстан хөкүмәте, парламенты, мәдәният, мәгариф өлкәсе вәкилләре катнашты.

Бүген Мәскәүдә башкортларның федераль милли-мәдәни мохтарияте төзелде. Аның рәисе итеп Русия федерация шурасы әгъзасы, фән комитет рәисе урынбасары Лилия Гомәрова билгеләнде.

2015 елның гыйнварында Чиләбе шәһәре мохтарияте һәм Чиләбе өлкәсе Чыбаркүл районы мохтарияте оешкан иде. Соңрак өлкә милли-мәдәни мохтарияте төзелде. Бүген булдырылган федераль милли-мәдәни мохтарият шулар нигезендә барлыкка килде.

Мохтарият Башкортстаннан читтә яшәүче башкортларның телен, мәдәнияте, мәгарифен үстерү белән шөгыльләнәчәк. Канун нигезендә ул дәүләт ярдәменә дә өмет итә ала.

XS
SM
MD
LG