Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ВКонтакте"да сепаратизмга чакыруы өчен" Дарья Полюдова ике ел колониягә хөкем ителде


Оппозиция вәкиле Дарья Полюдова
Оппозиция вәкиле Дарья Полюдова

Краснодар район мәхкәмәсе 26 яшьлек Дарья Полюдованы ике елга колония-утырмага хөкем итте.

Краснодарның Октябрский районы мәхкәмәсе Кубаньдәге активист Дарья Полюдованы ике елга хөкем итте. 26 яшьлек Полюдова "ВКонтакте" челтәрендә экстремистик эшчәнлеккә һәм сепаратизмга чакыруда гаепләнде. Активист мәхкәмәдән туры колониягә озатылды.

Полюдовага гаепләү белдерү өчен нигез итеп аның социаль челтәрдәге сәхифәсендә "Кубань украиннары Украинага кушылырга тели" дигән рәсем, аның Русиядәге барлык террор гамәлләре һәм бәлаләр өчен Владимир Путин җаваплы булганы турында язуы һәм ни өчен русиялеләрнең украиннар кебек режимны җимерә алмаулары турындагы соравы китерелгән. Аның бу сүзләре "көч кулланып конституцион төзелешне җимерүгә чакыру" дип бәяләнгән. Үзе ул мондый ниятен кире какты. Полюдова сәяси карашлары өчен хөкем ителгәнен белдерде.

Аның бәлаләре 2014 елның августында "Кубаньны федеральләштерү өчен" дип аталган йөреш оештыру вакытында башланды. Ул йөрешне хакимиятләр Русиянең территориаль бөтенлегенә зыян салу дип бәяләде. Алты ай изоляторда утырып ул февраль аенда шәһәрдән китмәү шарты белән иреккә чыгарылды. Полюдова кәгазьләрендә "бу кеше президентка каршы социаль антипатиядә" һәм "Русиядәге хәзерге сәяси режимга нәфрәт белдерүдә" гаепләнә диелгән иде. Гаепләү 79 биттән, аның эше 7 томнан тора.

XS
SM
MD
LG