Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда мөселманнар белән террорчылык турында кисәтү сөйләшүләре үткәрелә


Казан университеты икенче бинасы
Казан университеты икенче бинасы

КФУда төркем башлыкларына яулыклы кызлар һәм сакаллы егетләр белән террорчылык темасына профилактик сөйләшүләр үткәрергә кушылган.

КФУда яулыклы кызлар һәм сакаллы егетләр белән террорчылык һәм ИГИЛ ("Ислам дәүләте" оешмасы - ред.) турында профилактик әңгәмәләр уздырылган. Бу хакта Азатлыкка КФУда укучы студент кыз сөйләде (язмада исемен күрсәтүне теләмәде).

Мөслимә сүзләренчә, университетта старосталар җыелышы уздырылган һәм шунда төркем башлыкларына яулыклы кызлар һәм сакаллы егетләр белән террорчылык темасына профилактик сөйләшүләр үткәрергә кушканнар. Старосталарга төркемдәшләренә ИГИЛ террорчылары белән элемтәгә кермәскә дигән үтенеч җиткерергә кушылган.

"Минем дә төркем башлыгы белән бу темага шәхси сөйләшү булды. Шулай ук, өч көннән артык университетка килмәү нәтиҗәсе турында да әйтелде", дип сөйләде Азатлыкның КФУдагы әңгәмәдеше. Янәсе, мөселман студентлар өч көннән артык дәрес калдырсалар, аларны ИГИЛ белән элемтәдә дип шикләнә башлаячаклар һәм деканатка чакыртачаклар.

Бу мәгълүматны өлешчә КФУда укучы башка студент Тимур Гыйбадуллин да раслады. Аның сүзләренчә, төркем башлыкларына җыелышта лекцияләрне калдырган студентларга игътибарлы булырга кушканнар. Аеруча кызларны күздә тоту соралган, чөнки "аларны террорчылар беренче чиратта максат итеп күрә". Ләкин төркем башлыклары белән шәхси әңгәмәләләр булуы турында Тимур ишетмәгән.

Азатлыкның мөслимә әңгәмәдәше сүзләренчә, мөслимәләр бу сөйләшүләргә уңай караган. "Мин мондый әйберләрне адекват рәвештә кабул итәм, аларны (төркем башлыкларын) да аңларга була. Таныш мөслимәләрем дә бу әңгәмәләрне нормаль кабул иткәннәр. Бәлки күңелдә әзрәк тискәре хис калгандыр", - ди ул.

Азатлык бу әңгәмәләр хакында комментар алу өчен КФУ матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итте, ләкин өч көн дәвамында җавап ала алмады.

Сезнең белән дә сөйләшмәделәрме? Фикерегезне безнең форумда әйтегез!
XS
SM
MD
LG