Accessibility links

Кайнар хәбәр

Норвегия Финляндиягә 100 еллыкка тау бүләк итәргә тели


Норвегия һәм Финляндия байраклары
Норвегия һәм Финляндия байраклары

Норвегиядә 2017 елның декабрендә 100 еллыгын билгеләячәк Финляндиягә чик буендагы тауны бүләк итү кампаниясе бара.

Интернетта Норвегия белән Финляндия чигендә урнашкан Халтиа тавын Финляндиягә бирергә чакырган кампания бара. Финляндия 2017 елның декабрендә республика игълан ителүнең 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. Күршеләрнең бер тавы да булмавы сәбәпле, Норвегия студенты Сондре Лунд Финляндиягә үзләрендәге тауны бүләк итәргә дигән кампания башлаган. Facebook’та сәхифәне ул ачкан.

“Вак әйбер бу, әмма зур да. Төньяк дәүләтләр арасында мөнәсәбәтләр бик яхшы, бу чара да шуның бер өлеше”, дигән егет мәгълүмат чараларына.

Халтианың 1365 метр биеклектәге тау башы Норвегиядә урнашкан. Финляндиягә кергән тау итәгенең биеклеге 1324 метр. Норвегиянең Хариталар ясау идарәсе башлыгы Катрин Фрөструп карлы тау башын күрше Финляндиягә бирүне хуплады.

“Бик яхшы ният”, диде ул җирле мәгълүмат чараларына.

XS
SM
MD
LG