Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядән Русиягә кертү тыелган азык-төлек 1 гыйнвардан юк ителәчәк


Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Төркиядән кертелгән азык-төлек 2016 елның 1 гыйнварына кадәр кибет киштәләреннән алынмаячак, дип белдерде.

Роспотребнадзор 2016 елның 1 гыйнварыннан соң Төркиядән кертелгән азык-төлекнең юк ителәчәген кире какмый. Юк итү ысуллары тәгаенләнә. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белдерә. Ул Төркиядән кертелгән азык-төлекнең 2016 елның 1 гыйнварына кадәр кибет киштәләреннән алынмаячагын да әйтә.

Элгәре Русия хөкүмәте 1 гыйнвардан соң Төркиядән кертү тыелган азык-төлек исемлеген игълан иткән иде. Алар арасында әфлисун, мандарин, йөзем (виноград), алма, груша, слива, өрек (абрикос), персик, җиләк, помидор, кыяр, суган, төсле кәбестә һәм шулай ук туңдырылган күркә белән тавык та бар. Канәфер һәм тоз да бу исемлеккә эләкте.

1 гыйнвардан Роспотребнадзор сәүдә урыннарында, саклагычларда, чик буенда тикшерүләр башлаячак.

Төркия һәм Русия арасында мөнәсәбәтләр чик бозган өчен СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч кискенләште. Русия Төркиягә икътисади чикләүләр кертте. Аңа ике арада визаны янә кертү, Төркия тауарларын чикләү һәм Русиядәге проектларда Төркия ширкәтләрен һәм белгечләрен киметү дә керә.

XS
SM
MD
LG