Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Каймак" фестиваль-бәйгесе үтәчәк


"Каймак" бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында катнашучылар
"Каймак" бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында катнашучылар

26 декабрьдә Казанда Агросәнәгать паркында I республика фестиваль-бәйгенең "Каймак" номинациясендә икенче тур үтәчәк.

26 декабрьдә Казанда I республика фестиваль-бәйгенең "Каймак" номинациясендә икенче тур үтәчәк.

Агросәнәгать паркында булачак бу бәйге кысаларында Татарстанның сөт, каймак, эремчек, сыр, әчегән сөт ризыкларын җитештерүчеләрнең тауарлары бәяләнәчәк. Моннан тыш чарада төрле милли рестораннар сөт ризыклары тәкъдим итәчәк, мастер-класслар үтәчәк. Мәдәни өлешендә Венера Ганиева "Йолдызлар фабрикасы" белән чыгыш ясаячак.

Фестивальнең беренче туры быел октябрь аенда "Казылык" номинациясендә ит җитештерүчеләр арасында узган иде. Киләсе җәйдә исә төрле номинацияләрне берләштергән 2-3 көн дәвамында барачак зур фестиваль узачак. Анда төрле ризыклар булачак, аш-су осталары милли ризыклар пешерәчәк. Аны үткәрү дәүләт тарафыннан расланган, әлегә төгәл вакыты билгеле түгел.

Әлеге фестиваль-бәйге "Милли сәүдә маркасы" оешмасы тарафыннан үткәрелә. Ул Татарстан президенты тәкъдиме белән булдырылган. Фестиваль проектларын үткәрүнең төп бурычы - Татарстанның сыйфатлы, көндәшлеккә әзер ризыкларын бердәм бренд астына барлау, һәм аларны Русия, чит ил базарларына тәкъдим итәргә җыеналар.

"Милли сәүдә маркасы" оешмасы җитәкчесе Илсур Сафиуллин сүзләренчә, "Майский" комбинаты тауары Һолландиядә җитештерелгәннәрдән бернәрсә белән дә аерылмый.

26 декабрьдә булачак бәйгедә катнашырга унбишләп җитештерүче теләк белдергән, алар арасыннан уны сайланган. Калганнар бәйгедән тыш катнаша.

Бәйге нәтиҗәсендә җитештерүчеләр "Милли сәүдә марка"сы белән килешү төзеп, әлеге тамганы үз продукциясендә йөртә алачак. "Милли сәүдә марка"сы үз чиратында ризыкларның даими рәвештә сыйфатын тикшерүгә хокук ала. Сыйфат начарланса "Милли сәүдә марка"сы тауардан кире алыначак.

XS
SM
MD
LG