Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент катнашкан Чыршы бәйрәмендә Иске елны Кырымга ялга озаттылар


Президент катнашкан Чыршы бәйрәмендә Иске елны Кырымга ялга озаттылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00

Президент катнашкан Чыршы бәйрәмендә Иске елны Кырымга ялга озаттылар

25 декабрь Татнефть Арена боз сараенда Татарстан президенты катнашында зур Чыршы бәйрәме үтте. Анда Казан һәм республика районнарыннан килгән 7000ләп алдынгы мәктәп укучыларыннан тыш, авыр гаилә хәлендә калган һәм мөмкинлекләре чикле балалар да катнашты. Бәйрәм яшүсмерләр, балалар өчен булса да, тамашадагы әкияти геройлар аша Русиядәге киеренке сәяси вакыйгалар, кризис барганлыгы әйтелде.

Республикакүләм Чыршы бәйрәме быел Казанда 15нче тапкыр узды. Тамаша “Яңа ел туган көне” дип аталды. Иске ел, әкияти герой буларак, “Кризис, декабрь ае стабиль түгел, сез нигә бәйрәм итәсез?” дип балалар белән тулган боз сарае сәхнәсеннән гаҗәпләнүен белдерде. Бәйрәмне балалар алып барды, алар арасында “Тавыш” (“Голос. Дети”) проекты финалисты Сәйдә Мөхәмәтҗанова да бар иде. Ул татарча җырлап, татарча сөйләде. Тамаша ике телдә барды: җырның бер куплеты русча җырланса, икенчесен Сәйдә татарча җырлады.

Тамашаның төп темасы – дуслык һәм бер-береңә ышану, изге гамәлләр кылу иде. Иске ел үз урынын бирергә теләмичә, “кешеләрдә изгелек юк, алар һаман бер-берсе белән сугыша, акча һәм дәрәҗәле урыннар, хакимлек бүлә дип белгертте. Яңа елны коткарырга Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Кыш бабай татарча белми булып чыкты. Балаларны, килгән кунакларны татар телендә бары тик Кар кызы гына сәламләде. Яңа елны коткарып, Иске елны дәүләттән алган пенсиясенә Кырымга ял итәргә җибәрделәр. Бу сценарийны бик нык уйлаганнар булса кирәк, вакыйгаларны балалар аңларлык дәрәҗәдә җиткерергә тырыштылар.

Зур Чыршы бәйрәменең төп өлешендә республика тарихында эз калдырган вакыйгаларны искә төшерделәр. Видеороликта Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү, су төрләре дөнья беренчелеге, Татарстанның “Зенит” һәм “Динамо” волейбол такымнарының Русия беренчелегендә җиңүе, Татарстан президентын сайлау кебек мизгелләр күрсәтелде.

Тантана ахырында балаларны котлау өчен сәхнәгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов менде.

“Катлаулы ел булуына карамастан, җиңүләр дә күп булды. Киләчәк турында сүз йөрткәндә, без һәрвакыт кеше капиталын күз уңында тотабыз. Сез – Татарстанның киләчәге. Төп нигез исә – ул гаилә, сезнең әти-әниләрегез һәм, әлбәттә, остазларыгыз, укытучыларыгыз”, дип мөрәҗәгать итте балаларга президент. Рөстәм Миңнеханов котлау сүзләрен рус телендә генә яңгыратты. “Рәхмәт!” һәм “Бәйрәм белән!” дигәне генә татарча ишетелде.

Балаларны котларга дип “Голоса большой страны” фильмы йолдызлары – “Голос” телепроекты финалистлары Тина Кузнецова, Илья Киреев, Мариам Мерабова килгән иде. Тамаша Мәскәү йолдызлары дискәтүге һәм маймыл биштәренә тутырган баллы бүләкләр өләшү белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG