Accessibility links

Кайнар хәбәр

.TATAR доменын алучылар бер меңнән артып киткән


Татар сәхифәләре
Татар сәхифәләре

.TATAR доменындагы сайт аның хуҗасы өчен йә милли үзбилгеләнү мөмкинлеге йә географик күрсәткеч була ала.

2015 ел нәтиҗәләренә күрә .TATAR доменын алучылар 1176кә җиткән. Бу хакта "БИЗНЕС Online" хәбәр итә. Аеруча домен исемен 2015 елның март-апрель айларында күп алганнар.

Билгеле булганча, активистлар дистә еллар буена күргән тырышлыклардан соң, ниһаять 2012 елда хакимияттә .TATAR доменын булдыру нияте барлыкка килә. Йөкләмәне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бирә. Бу эш белән шөгыльләнү өчен республикада “Татарстан Республикасы төбәк домены координацион үзәге” булдырыла. Үзәк 2012 елның 12 январендә интернетта исем һәм адресларны теркәүче ICANN (Internet Corporation for Assigned Names and Numbers) халыкара оешмасына гариза бирә. 2013 елның 21 июнендә ICANN Татарстан гаризасына уңай җавап бирә.

Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов элек әйткәнчә, .TATAR доменнарын теркәү мөмкинлеген булдыру якынча 185 мең долларга төшкән. Ләкин бу доменда сайтлар теркәргә теләүчеләр күп булса, аның кереме дә булачак.

XS
SM
MD
LG