Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган хәйрияче Әсгать Галимҗанов вафат


Казан Кирмәне янында Хәйрияче һәйкәле
Казан Кирмәне янында Хәйрияче һәйкәле

Танылган хәйрияче, Казанның мактаулы кешесе Әсгать Галимҗанов бакыйлыкка күчте. Март аенда аңа 80 яшь туласы иде.

Татарстанда хәйрия эшләре белән танылган Әсгать Галимҗанов якшәмбедә бакыйлыкка күчте. Татарстанлылар аны аеруча Казан Кирмәне янында урнашкан һәйкәл аша белә. Терлек асрап, аны саткан акчага Әсгать әфәнде балалар йортларына 75 автобус бүләк итүе белән танылды.

Әсгать Галимҗанов 1036 елның 2 мартында Апас районы Болын Балыкчы авылында дөньяга килә. Гомере буе балалар һәм картлар йортларына матди ярдәм күрсәткән, төрле һәлакәтләргә эләккән гаиләләргә ярдәм кулы сузган. Әсгать әфәнденең үз сараенда терлек асрап, аны саткан акчага балалар йортларына 75 автобус бүләк итүе дә мәгълүм.

2008 елның 30 августында Казан Кирмәне янында хәйриячегә һәйкәл куелды. Анда җигүле атны алып барган Әсгать Галимҗанов образы мәңгеләштерелгән. Әлеге һәйкәлдә Галимҗановның ятим балаларны арбага утыртып йөрүе сурәтләнә. Һәйкәл сынчысы - Асия Миңнуллина.

XS
SM
MD
LG