Accessibility links

Прокуратура Оренбур юлында кешеләргә ярдәмнең кичегүен тикшерә


Оренбур-Орски юлында буранда калган дистәләрчә кешегә тиз арада ярдәм күрсәтелмәвен, бер кешенең һәлак булуын Оренбур өлкә прокуратурасы тикшерә башлады.

2 гыйнвардан 3 гыйнварга каршы төндә көчле буран нәтиҗәсендә юлда көрт арасында бикләнеп калганнар коткаручыларның 15 сәгать буе килми торуына зарланып интернетта җәнҗал күтәргәч, өлкә баш прокуроры ашыгыч ярдәм хезмәтләренең гамәлләрен тикшереп бәя бирергә кушты.​

Эдуард Зиннуров
Эдуард Зиннуров

2 гыйнвар кичендә көрт өемнәре нәтиҗәсендә юлның 170нче һәм 260нчы чакрымнары арасындагы өлешендә дистәләрчә машина туктап кала. Кешеләр коткару хезмәтләренә бертуктаусыз шалтыратып торса да, ярдәм бары 15 сәгать узгач кына килә. Юлда калган 80нән артык кеше эвакуацияләнә, әгъзалары өшегән, суык тигән 12 кеше хастаханәгә салына, юлчыларның берсе – Эдуард Зиннуров һәлак була. 2-нче һәм 3-нче дәрәҗә өшүгә дучар булган өч кеше әле дә хастаханәдә кала.

Рәсми киңкүләм мәгълүмат чаралары исә юлда калганнарның тиз арада коткарылуы, җылыту урыннары булдырылуы, кайнар чәй белән тәэмин итү турында, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең оператив эшләве турында хәбәр итте. Соңрак та ни федераль телевидение каналларында, ни зур хәбәр агентлыкларында һәлак булучы турында бер сүз дә әйтелмәде.

Оренбур юлында калган машина
Оренбур юлында калган машина

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә ярдәм сорап шалтыратучыларга ярдәмнең инде җибәрелгәнлеген, бераздан килеп җитәчәген, бары бераз көтәргә генә кирәклеген кабатлый торган. Моны хәлгә юлыкканнарның барысы да раслый.

Һәлак булган Эдуард Зиннуровның тол калган хатыны “Настоящее время”га хакимиятләрнең юлчыларны коткарырга тиешле көчләр җибәрелүе турындагы белдерүләрен "ялган" дип атады. Эдуард хатыны белән телефон аша сөйләшкәндә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлегенә һәм полициягә инде берничә мәртәбә шалтыратканлыгын сөйләгән. Һәр юлы аңа ярдәмнең инде җибәрелгән булуын әйткәннәр. Әмма коткаручылар икенче көнне төштән соң, Эдуард үлгәч кенә килгән.

Оренбур юлында буранда һәлак булган Эдуард Зиннуровның хатыны: "Бернинди дә ярдәм булмаган"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Әлеге хәлне кичергәннәрнең берсе – Павел Гусев коткаручыларның бер тәүлек чамасы килми торганлыгын белдерә. Боларны ул Русия президенты Владимир Путинга, өлкә губернаторы Юрий Бергка һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өлкә идарәсе башлыгы Петр Ивановка мөрәҗәгатендә сөйли.

Оренбур юлында калган машина
Оренбур юлында калган машина

"Сезгә чынлыкта ничек булганын һәм безне ничек коткарганнарын сөйлисем килә. Асылда безне беркем дә коткармады. Үз машиналарыбызда 30лап кеше идек без. Ничек мөмкин булса, шулай җылынырга тырыштык. Аннан соң берләштек, бензины беткәннәр башка машиналарга утырып анда җылындык.

Йөкле хатыннар, бәләкәй балалар, өлкәннәр дә бар иде. Мин ике әбине дә күрдем. Берсенең башына кан сауды. Икенчесе бик нык өшеде кебек.

Кайберәүләр җылыну өчен машинада үз әйберләрен, машинаның эчке өлешләрен яндырды.

Оренбур юлында калган машина
Оренбур юлында калган машина

Без, кайда мөмкин булса, шунда шалтыраттык. Безгә: "көтегез, техника инде китте дип әйттеләр, Куандыктан да, Медногорскидан да, Оренбурдан да, Орскидан да, Беляевкадан да, Гайдан да, һәркайдан.

Әмма ахыр чиктә безнең янга асылда беркем дә килмәде

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы операторлары арасында "өйдә утырырга кирәк иде, кирәк булмаган урында йөрмәссез" дип җавап бирүчеләр дә булды, ди Гусев.

Үзенең мөрәҗәгатен ул мондый сүзләр белән тәмамлый: "Безнең Русия – бөек дәүләт. Ул һәркемгә, барлык чит илләрдәгеләргә ярдәм итә. Анда иң яңа нәрсәләрне җибәрә: заманча техниканы, очкычларны, җылыткычларны, чатырларны. Ә үз кешеләребезне коткара алмыйбыз."

Авыр хәлдә калганнарга ярдәмгә ахыр чиктә бер Кировец тракторы һәм КамАЗ эшчеләр ташу машинасы белән берничә полиция хезмәткәре һәм юл патруль хезмәте вәкилләре килә. Алар юлчыларны коткарырга ярдәм итә, кешеләрне машиналарыннан чыгарып КамАЗ белән якындагы Куандыкка алып китә.

Эчке эшләр министрлыгының рәсми сәхифәсендәге хәбәргә караганда, коткару эшләрендә катнашканда үзенең бишмәтен бер балага, ә бияләйләрен куллары туңган бер кызга биргән юл патруле хезмәткәре Данил Мәкъсутовның бармаклары өшегән. Медногорскидан килгән өлкән сержант Мәкъсутовка медицина ярдәме күрсәтелүе, табибларның аның сул кул бармакларын саклап калу өчен тырышуы белдерелә.

XS
SM
MD
LG