Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бер йорт янып биш бала һәм аларның аналары һәлак булган


Иске Куак авылында янгынны сүндерү зшләре
Иске Куак авылында янгынны сүндерү зшләре

Гаилә йортны утын ягып җылыткан һәм кулдан ясалган электр җылыткычлары кулланган.

Татарстанның Лениногорски районы Иске Куак авылында шимбәгә каршы төндә бер гаилә йортында чыккан янгын нәтиҗәсендә 47 яшьлек ана һәм 6 айдан алып 10 яшькә кадәр биш баласы һәлак булган. Аталары тән җәрәхәтләре алып хастаханәгә китерелгән. Ул исерек булган диелә.

Бу гаиләдә барлыгы алты бала булган, 8 яшьлек бер балалары янгын вакытында әбиләрендә булган һәм исән калган.

Беренчел мәгълүматларга күрә, янгын электр чыбыгында төзексезлек йә утны дөрес кулланмау аркасында чыккан булырга мөмкин диелә. Гаилә йортны утын ягып җылыткан, шулай ук кулдан ясалган электр җылыткычлары кулланган. Җирле хакимиятләр моның куркынычлыгы турында гаиләне ике тапкыр кисәттек дип белдерә.

Җирле мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, әлеге гаилә мохтаҗлар исемлегендә торган, 15 мең сумнан артык бурычлары җыелу сәбәпле аларга газ бирүне туктаткан булганнар.

Узган айда Уфада чыккан янгында дүрт кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган иде.

XS
SM
MD
LG