Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөя утравы: булмаган мәчеткә каршы имза җыю бара


Зөя утрау-шәһәрчеге
Зөя утрау-шәһәрчеге

Зөя утрау шәһәрчегендә мәчет төзеләчәк дигән хәбәр тиз арада урыс милләтчеләрен "аякка бастырды". Шул ук вакыта Болгарда казаклар бистәсе төзелүгә мөселманнар каршы чыккач, аларны гаепләү сүзләре әйтелгән иде.

Зөя утрау-шәһәрчегендә мәчет төзелә дигән хәбәр kazan2013.ru сәхифәсендә барлыкка килгәч үк, аны башка мәгълүмат чаралары алып бастыра башлады. Әлеге хәбәр Татарстан гына түгел, Русиянең башка төбәкләре урысларының тынычлыгын бозды. “Четыре пера” дигән порталда “Минтимер Шәймиев урыс патриотларын алдады” дигән мәкалә чыкты.

Хәзерге вакытта Change.org сәхифәсендә Мәскәүдән Надежда Шалимова Русия премьер министры Дмитрий Медведев, Русия мәдәният министры Владимир Мединский һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә петициягә имза җыю башлаган. Аны инде 400дән артык кеше имзалаган.

"Зөянең урыс кыяфәтен саклыйк" ("Спасём уникальный русский облик Свияжска!") дигән хатта "урыс тарихы һәм мәдәнияты, Идел буе һәм Русиянең православ үзәге булган Зөя урыс шәһәре булып калырга тиеш" диелә.

“Яңа төзелешләрне туктатырга һәм утрау-шәһәрчекне торгызу өчен акча бүлү кирәк” диелгән хатта.

Шул ук вакытта “Казанский репортер”га “Зөя” утравын торгызу белән шөгыльләнүче “Яңарыш” фондыннан анда бернинди мәчет төзелмәвен әйткәннәр.

Азатлык Яшел Үзән районы имам мөхтасибе Габделхәмит Зиннәтуллиннан яңа мәчет турында сорашты.

“Зөя утравында мәчет төзелми. Свияжски станциясе янында Нижние Вязовыеда яңа мәчет торгызылып килә. Аны май айларында ачарбыз дип уйлыйбыз. Ул мәчетнең түбәләре ябылды, манарасын бетерә алмау сәбәпле 2015 ел ахырында ачыла алмады. Ул затлы, таштан ясалган. Мәскәү юлы өстендә урнашкан”, диде ул.

Шул ук вакытта татарның ислам кабул иткән җире - Болгарда “Казаклар бистәсен” төзүгә каршы петициягә имза җыю башлангач, “Регнум” агентлыгы “Татар сепаратистлары казаклар бистәсе төзелешенә каршы чыга” дигән язма бастырган иде.

XS
SM
MD
LG