Accessibility links

Кырым Русия тарафыннан басып алынганнан соң, кырымтатар Википедиясе эше сүлпәнәйгән


Кырымтатар Википедиясенең рәсми рәвештә танылган туган көне – 2008 нче елның 12 нче гыйнвары.

Кырымтатар Википедиясен 2008 елны Мәскәү кешесе Александр Горяинов башлап җибәргән иде. Үзе кырымтатар булмаса да, бу халыкның телендә ул иркен сөйләшә. Википедиягә мәкаләләрне латин графикасында бастырырга булалар. Бу имля кырымтатар халкының Икенче Корылтаенда кабул ителгән була.

Сигез ел эчендә кырымтатар Википедиясендә 4535 мәкалә дөнья күрә. Анда барлыгы 9 144 катнашучы теркәлгән. Иң күп мәкаләләр 2012 елдан алып 2014 елга кадәр чыга, әмма Кырым Русия тарафыннан басып алынганнан соң, яңа мәкаләләр күренми.

Хәзер әлеге проектны Украина мәгълүмат министрлыгы үз карамагына алган һәм төп максат булып төрле телләрдә һәм беренче чиратта украин телендә кырымтатарлар турында мәкаләләр язуны төп максат итеп куя.

XS
SM
MD
LG