Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә кырымтатар кызы югалган


Эльвина Разакова
Эльвина Разакова

16 яшьлек Эльвина Разакова иртән өеннән чыгып киткән һәм кайтмаган. Ул мөселманча киенеп йөри.

13 гыйнвар Акмәчеттә 16 яшьлек Эльвина Разакова югалган. Ул чәршәмбе иртән өеннән укырга барырга дип чыгып киткән һәм әлегәчә кайтмаган. Бу хәбәрне кызның атасы Абдулазиз Разаков раслады.

Аның сүзләренчә, башта алар кызларын үзләре генә эзләгән, әмма нәтиҗә бумагач ярдәм сорап полициягә хәбәр иткәннәр. Эльвинаның туганнары кыз инде чәршәмбе иртәдән үк телефон шалтыратуларына җавап бирми башлавын әйтә. Шулай ук кызның яулыктан йөрүе хәбәр ителә.

Русия Кырымны басып алганнан соң, ярымутрауда кырымтатарлар югала башлады. Узган атнада Кырымда Эрнест Аблязимов, 2015 елның декабрендә Керичтә Руслан Ганиев һәм аның дусты Арлен Терехов, 2014 елның 30 маенда Сейран Зинединов, 2014 елның 27 сентябрендә Ислям Җеппаров һәм Җәүдәт Ислямов, 2014 елның 3 октябрендә Эскендер Апселямов югалды.

Кырымдагы тикшерү комитеты бу югалуларга бәйле берничә җинаять эше ачкан, әмма югалган кешеләрнең кайда булуы билгесез. Җинаять эше үтерү яки урлау маддәлләре нигезендә ачылган.

XS
SM
MD
LG