Чуашстанның Комсомол районы Урмай авылы “Кара пулат” мәчете тирәсендә хәләл Кунак йорты ачылды. Хәләл Кунак йорты кибеттән һәм чәйханә бүлегеннән тора.
Чуашстан татарлары автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов татар конгрессына хәбәр итүенчә, киләчәктә әлеге кунак йортында Урмай мөхтәсибәтен, балалар лагерьләре үткәрергә дә мөмкин булачак.
Кибетендә бүгеннән хәләл ризыклар сатыла, казылыкның гына исемлеге дистәдән артык.
“Кара Пулат” мәчете Урмайда 2012 елны ачылган иде.