Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Минһаҗев әлегә Гуантанамо төрмәсеннән чыгарылмаячак


Тумышы белән Чаллыдан булган Равил Минһаҗев Гуантанамо төрмәсендәге бердәнбер русияле.

Татарстанның Чаллы шәһәреннән булган Равил Минһаҗевка Гуантанамо төрмәсеннән китү рөхсәт ителмәгән. Ул АКШ хакимиятенең аның ил иминлеге өчен куркыныч тудырмавы турында карар кабул итүенә кадәр сак астында калачак, дип хәбәр итә “Новости” агентлыгы.

Равил Минһаҗев 2001 елда Пакстанда Америка гаскәриләренә тапшырыла. Шуннан соң ул Куба утравындагы Гуантанамо төрмәсенә китерелә һәм хәзергәчә шунда.

Узган елның ноябрь аенда Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Константин Долгов Минһаҗев “кыркыныч түгел” дигәннәр исемлегенә кертелгәннән соң үк Мәскәүнең АКШ аны чыгарачак дип өмет итүен әйткән иде.

АКШ президенты Барак Обама Гуантанамо төрмәсен ябуны үз максатларының берсе итеп билгеләгән иде.

XS
SM
MD
LG