Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Гаилә альбомы" проекты эшли башлады


Казанда "Гаилә альбомы" проекты эшли башлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:48 0:00

Казанда "Гаилә альбомы" проекты эшли башлады

Казанда яңа ел ялларында "Гаилә альбомы" проектының беренчесе очрашуы уздырылды. Әлеге чараны оештыруда төп максат - Татарстанда яшәүче зур гаиләләрнең нәсел җепләрен барлау һәм аларны ныгыту дип әйтелде.

"Хәзинә" милли сәнгать галереясында оештырылган проектның беренчесендә чыгышлары белән Татарстанның Яшел Үзән районыннан булган Закировлар гаиләсенең дүрт буынының 70кә якын вәкиле очрашты.

Бу гаиләнең олы буын вәкилләреннән Вилдус Закиров, әлеге очрашуның иң кирәкле мәгънәсе - үз тормышлары турындагы мәгълүматны яшьләргә тапшырып калдыру, дип әйтте.

"Җиде буын бабаңны белергә кирәк дигән сүз ул коры сүз генә түгел. Нәселен белмәгән кешедән дә юньсез кеше юк. Элек-электән нәселен белеп, нәселенә карап кыз биргәннәр, өйләнгәннәр. Бу хәзер дә дәвам итсә иде, безнең теләгебез шул.

Безнең нәселгә килгәндә, без гади авыл кешеләре. Арабыздан министрлар чыккан дип тә мактанырга җыенмыйбыз. Нәселебездә шулай ук тәртипсез кешеләр дә булмаган.

Бу проект шунысы белән әһәмиятле, алга таба безнең буын очрашкан кебек, башка нәселләр дә очрашып үз тамырларын белсен иде. Тамырларын белгән милләт кенә нык була ала", дип белдерде ул.

"Гаилә альбомы" проектын оештыручы Луиза Закирова сүзләренчә, бүген бер гаилә үрнәгендә берничә буынны бергә очраштыруның максаты - Татарстандагы гаиләләрне ныгыту.

"Татарстанда күп кенә тирән тамырлы нәселләр булса да, аларның шактые бер-берләрен белми. Шушы проект белән без бер нәселнең барысын бергә очраштырырга теләдек. Өлкән буын белән иң яшь буын арасында элемтә югалмаска тиеш. Гаиләләребез нык була икән ул вакытта гаиләләр дә бәхетле була.

Бүген менә шушы максаттан чыгып без проектның иң беренче нәселен - Закировлар буынын очраштыра алдык. Бу гаиләнең гаилә альбомыннан алынган фотосурәтләрне алдан видеога төшереп, бүген аларны яшь буынга күрсәттек. Шулай ук, Закировлар гаиләсе белән бәйле викториналар да уздырдык һәм нәселнең хәтерен яңарттык. Һәм мондый очрашулар башка нәселләр белән дә алга таба даими булачак", дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Чара Закировлар нәселенең иң соңгы буынының татарча җыр-биюләре белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG