Accessibility links

Акмәчеттәге чарада Кырым мөфтиенә теләктәшлек белдерелде


Кырым мөселманнары мөфтие Әмирали Аблаев
Кырым мөселманнары мөфтие Әмирали Аблаев

Акмәчеттә кырымтатар дин әһелләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренең конференциясе узды.

16 гыйнварда Акмәчеттә кырымтатар дин әһелләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренең конференциясе узды.

Бу чарада Кырым мөселманнары мөфтие Әмирали Аблаевка теләктәшлек һәм Кырым мөселманнары диния идарәсенә альтернатив дини оешма төзүгә каршылык белдерелде.

"Кырым мөселманнары мөфтиенә, кырымтатар халкының һәм Кырымдагы бөтен мөселман өммәтенең, Кырым республикасы, Акъяр (Севастополь) мөселманнары диния идарәсенең рухани лидеры буларак, теләктәшлек белдерәбез", диелә җыелыш кабул иткән резолюциядә. Документта шулай ук Кырымда һәм читтә диния идарәсенә альтернатив оешмага каршы булулары турында да әйтелә.

Конференциядә катнашканнар кырымтатарларны Кырымнан китеп кораллы берләшмәләргә чакыру кырымтатар халкы мәнфәгатьләренә каршы килә, дип тә белдерә.

Кырым мөселманнары диния нәзарәте мәгълүматларына күрә, Бөтенкырым дин әһелләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре конференциясендә ярымутраудагы 350 мөселман оешмаларыннан, 42 кырымтатар иҗтимагый һәм сәяси оешмалардан вәкилләр катнашкан. Чарага Русия мөселман оешмаларының лидерлары да чакырылган.

Конференциягә кадәр аның максаты - "Кырым мөселманнары өммәте берлеген ныгыту юлларын тикшерү һәм динне сәяси максатларда кулланырга тырышуга бәя бирү" дип белдерелгән иде. Мөфтият конференция алдыннан үзенең сәхифәсендә: "Республикадан читтә булган кайбер сәясәтчеләр провокацион юл белән Украинада альтернатив дини оешма төзеп Кырым мөселман өммәтен таркатырга омтыла. Халыкны Украинаның Херсон өлкәсендә кануни булмаган кораллы берләшмәләрдә катнашырга, Кырым мөселманнары рухани лидеры, мөфти Әмирали Аблаевка пычрак ягарга чакыра", дип язып чыкты.

Кырымтатар лидеры, Украина президентының кырымтатар халкы эшләрендә киңәшчесе Мостафа Җәмилев бу чарага кадәр Украинада баш фатиры Киевта булган Кырым мөселманнары диния идарәсе оештырачаклары турында белдергән иде. Җәмилев сүзләренчә, мөфтият хәзер "оккупантка тулысынча буйсынган хәлдә". Җәмилев Русия Кырымны аннексияләгәч ярымутраудан күпләгән кырымтатарларның китүе Украинада диния идарәсе төзүгә этәрә, дип тә әйтте.

Украинаның Херсон өлкәсе Генически районында 16-17 гыйнварда Дөнья кырымтатар конгрессы башкарма комитеты утырышы үтә. Һәм бу чарада Украинада Кырымтатар мөфтияте төзү мәсьәләсе каралачагы да белдерелде.

XS
SM
MD
LG