Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова Тукай бүләгенә тәкъдим ителде


Чаллы язучылар берлеге очрашуы, 2016 елның 18 гыйнвары
Чаллы язучылар берлеге очрашуы, 2016 елның 18 гыйнвары

Фәүзия Бәйрәмованы Тукай премиясенә каләмдәшләре - Чаллы язучылар берлеге тәкъдим итте.

Татарстанның Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсендәге очрашуда язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованы республиканың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бәләгенә тәкъдим иттеләр. Фәүзия Бәйрәмованы Тукай премиясенә каләмдәшләре - Чаллы язучылар берлеге тәкъдим итте.

"Язучы Фәкил Сафин минем бу олы бүләккә "Күчем хан", "Кырык сырт" китапларым өчен лаек икәнемне әйтте", диелгән Фәүзия Бәйрәмованың Фейсбук сәхифәсендә.

Фәүзия Бәйрәмованы яклап, язучылар Айдар Хәлим, Рәзинә Мөхияр, Рәшит Бәшәр, Мансур Сафин, Айгөл Әхмәтгалиева, Фәтхулла Абдуллин, Әлфия Сыйтдикова һәм башкалар чыгыш ясаган. Бәйрәмованы комиссиягә тәкъдим итүне Казанда Татарстан язучылар берлеге идарәсе хәл итәчәк. “Фәүзия Бәйрәмованың беренче әсәрләреннән башлап һәркайсында татар тормышы, яшәеше, татарның тарихы чагылыш таба", дигән иде өлкән китапханәче Исламия Динмөхәммәтова язучының 65 яшь тулуга багышланган иҗат кичәсендә.

Бу җыелышта шулай ук Зифа Кадыйрованы Татарстан язучылар берлегенә тәкъдим иттеләр. 2015 елда дүрт китабын 63 мең данәдә бастырып иң популяр татар язучысына әйләнгән Кадыйрова узган ел Азатлыкка, Тукай бүләген Фәүзия Бәйрәмовага бирергә теләген белдергән иде.

XS
SM
MD
LG