Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәки Зәйнуллин Тукай бүләгенә тәкъдим ителде 


Зәки Зәйнуллин
Зәки Зәйнуллин

Татарстан хатын-кызларының “Мөслимә” оешмасы Зәки Зәйнуллинны “Татар-ир егетләре” китабы өчен Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим итте.

Татарстан хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы язучы Зәки Зәйнуллинны “Татар-ир егетләре” китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим итә. Карар оешманың җыелышында кабул ителгән.

2010 елда басылып чыккан “Татар ир-егетләре” китабындагы повестьлар Икенче дөнья сугышы каһарманнарына, татар әдәбиятына хезмәт иткән әдипләренә, батыр йөрәкле татар ирләренә багышлана. Зәки Зәйнуллин әсәрләрендә сугыш каһарманнары шәхес буларак югары бәяләнә, аларның фашизмны җиңүгә керткән өлешләре күрсәтелә.

“Бу әсәрләрдән торган китап Тукай бүләгенә бер сүзсез лаек. Чөнки Зәки Зәйнуллин әсәрләре геройлары сугышта зур батырлыклар күрсәтеп, татар халкын һәм Татарстанны бөтен дөньяга танытты. Халык Зәки Зәйнуллин әсәрләрен яратып укый, пьесалары сәхнәгә куялар, китаплапы күпләп тарала. Бүген дә актив иҗатта булган 83 яшьлек Зәки Зәйнуллинга Татарстан җитәкчеләре тиешле бәяне Тукай бүләге аша белдерсә иде” -, дип белдерә “Мөслимә” оешмасы рәисе Әлмирә Әдиатуллина.

“Мөслимә” оешмасы Зәки Зәйнуллины Тукай бүләгенә тәкъдим итүе турында Татарстан Язучылар берлегенә хат җибәргән.

XS
SM
MD
LG