Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисадчы Илдар Габитов: "Сүздән эшкә күчәргә вакыт"


Илдар Габитов: "Бүгенге икътисади хәл структур үзгәрешәр зарурлыгын күрсәтә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:08 0:00

Доллар бәясе 81 долларга якынлашып килә, евро 88 сумны узды. Икътисадчы Илдар Габитов хәзерге хәл сүздән эшкә күчү кирәклеген, үзгәрешләр зарурлыгын күрсәтә ди.

Мәскәү биржасында АКШ доллары бәясе 81 долларга якынлашып килә, евро 88 сумны узды. Рубльнең чираттагы арзанаюы бер мичкә Brent нефтенең бәясе 28 доллардан түбән төшкәннән соң башланды. Соңгы тапкыр доллар бәясе 80 сумны 2014 елның 16 декабрендә узган иде.

20 гыйнварда март аенда китереләсе Brent нефтенең фьюсерс бәясе 27,79 долларга кадәр төште.

Кичә Халыкара энергия идарәсе белгечләре кышның җылы килүе сәбәпле 2016 елда нефтькә ихтыяҗның көтелгәннән азрак үсүен, ә нефть чыгаруның арта баруын, шул сәбәпле нефть базарында ихтыяҗ белән тәкъдимнең тәңгәлләшә алмавын белдерде.

Азатлык икътисадчы Илдар Габитовтан бүгенге вазгыятькә аңлатма бирүне сорады.

– Сез икътисадчы буларак нәрсә өчен борчыласыз?

– Хәвефле заманда яшибез, халыкның төрле имеш-мимешләргә ышануы, паникага бирелүе борчый. Халык паникага бирелеп банкта яткан акчаларын алып, юк кына акчаларына да тауар ала башласа, домино эффекты белән хәлләр тагын да мөшкель булырга мөмкин.

– Илнең һәм Башкортстанның икътисади хәлен ничек бәялисез?

– Күпләр куркытып маташа, әмма мин үзем оптимистик карашта. Чокырдан өскә чыгар өчен оптимистик караштан башкасы була алмый. Моңа нигез бар, чөнки дәүләт җитәкчеләре, халык артка чигенергә урын калмаганын аңлады. Нефтькә булган ышаныч бетте, димәк, реаль эшләр белән шөгыльләнергә, үзебезнең икътисадны үстерергә, структураны үзгәртергә кирәк, сүздән эшкә күчәргә вакыт җитте. Икътисадны, сәнәгатьне үстерү турында, импортны алмаштыру турындагы сүзләр буш булып калмас, дип улыйм. Хәзер җиң сызганып эшкә тотынырга вакыт, дип уйлыйм. Моның өчен тырышып эшләргә, үзебездә булган мөмкинлекләрне файдаланып азык-төлекне җитештерергә, “алма пеш – авызыма төш” дип көтеп ятуны туктатырга вакыт.

XS
SM
MD
LG