Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әдәбият елында кырымтатар язучыларының бер китабы да чыкмады


Кырымтатар язучыларының элекке елларда чыккан китаплары
Кырымтатар язучыларының элекке елларда чыккан китаплары

Русиядә Әдәбият елы дип игълан ителгән 2015 елда Кырымда бюджет хисабына бер кырымтатар язучысының да китабы нәшер ителмәде. Кырымтатарларның бердәнбер "Йолдыз" журналының юридик статусы алынды һәм хезмәткәрләре кыскартылды.

Узган елның ноябрь аенда милләтара бәйләнешләр дәүләт комитеты каршындагы милли телләрдә китаплар нәшер итү өчен җаваплы консультатив шура ике елда тупланган утызга якын китаптан берничә басылачак китап аерган иде. Ләкин инде гыйнвар ахыры, ә китаплар күренми.

Милләтара бәйләнешләр дәүләт комитеты җитәкчелеге, аның тирәсендә йөргәннәр дә һаман бер эш – Русия яклы сәясәт белән мәшгульләр. Блокада, экстремизм, террор дип төрле сәяси чараларда катнашып торалар, булган-булмаганга комментар ясап, алар теләгәнчә фикер йөртмәгәннәргә, үз позицияләре булганнарга, “безнеке-безнеке түгел” дип кешеләргә шикләнеп карау инде гадәти хәлгә әйләнеп бара. Мондый холыкның астында ниндидер курку, “старший братка” ялагайлану хисләре ята булса кирәк. Ә инде кырымтатар мәдәнияте белән бәйле эшләре, турыдан-туры вазифаларны үтәүдә аларның эшләре күренми. Кырымтатар телендә әдәби китапларның үткән елда нәшер ителмәве – моның ачык мисалы. “Барсы да яхшы булыр” дип сүз күпертеп йөрүче түрәләр исә армый-талмый кырымтатар теле Кырымда дәүләт статусын алды дигән пропаганданы туктатмыйлар .

Кырымда кырымтатар телендә нәфис әдәбиятны нәшер итү совет чорыннан да, сөргенлек урыннарында булган вазгыятьтән дә начар хәзер. Русиядәге Әдәбият елында кырымтатар дәүләт телендә китапларны нәшер итү, бу китапларны дәүләт телендә язган кырымтатар язучыларына да рәсми дәрәҗәдә бернинди игътибар булмады да, күренмәде дә.

Милләтара бәйләнешләр буенча дәүләт комитетында утырганнар исә сафсата сөйләүдән туктамыйлар. Ә инде шул басылачак, ләкин басылмаган китапларның тиражларына карасак, алар нибары 500 данә каралган, язучыларга инде могҗиза булып калган гонорар дигән нәрсә дә күктә балкып торган бер йолдыз сыман балкып кына тора, аны бер дә тотып булмый шул.

"Йолдыз" журналы
"Йолдыз" журналы

Шул бушлыкны ничек тә булса әз генә тутырырга тырышкан бердәнбер “Йолдыз” әдәби кырымтатар журналын да инде бер ел дәвамында статусын үзгәртеп маташа, Кырымның министрлар шурасы ярдәме белән максатына ирешергә тырыша. Бу журналда кырымтатар язучыларының, яшь каләмчеләрнең әсәрләре басылып тора иде. “Все будет хорошо” дигән, кырымтатар телендә ике җөмлә сөйли алган түрәләрнең кулы инде бу журналга да җитте. Аның юридик статусы бетерелә, штатлары 8 кешедән 5 кешегә кыскартыла, аны махсус төзелгән милләтара бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты каршындагы Медиа-үзәккә кушалар һәм бу Медиа-үзәккә бер журнал һәм газетны күзәтү өчен 25 кешелек штат ачалар. Бу инде гади сүз белән әйткәндә – "без журналыгызны да, газетагызны да, дәүләт телегезне дә, үзегезне дә, Әдәбият елында әдәбиятыгызны да бетерербез" дигән сүз.

XS
SM
MD
LG