Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә шәҗәрә ясау турында сөйләшәчәкләр


Әсәдуллае йорты
Әсәдуллае йорты

Соңгы елларда шәҗәрә ясауга зур игътибар бирелә башлады. Белгечләр яшьләрдә шәҗәрә ясауга кызыксыну юк дип борчыла.

Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында урнашкан Татар мәдәни үзәгендә 30 нчы гыйнварда “Генеология нигезләре” дип аталган лекция уза.

Очрашуда катнашучылар гаилә шаҗәрәсе төзү серләренә төшенәчәк. Аерым алганда гаилә тарихын барлауны нидән башларга, мәгълуматны ничек язып алырга һәм системалаштырырга, нинди программ чаралар ярдәмендә генеологик мәгълуматны сакларга, архивлар белән ничек эшләргә һәм башка мәсьәләләр тикшереләчәк.

Чараны Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенең татар морзалары мәҗлесе Русия
дворян җыены белән берлектә оештыра.

XS
SM
MD
LG